Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 26

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан

Скачать книгу

турында сүз дә әйтәсе булма – үпкәләрмен, – диде ул. Тиз генә сумкасыннан ачкыч тартып алды. – Әни каядыр барам дигән иде. Менә, өй бикле булса, үзең ачып керерсең. Кыенсынып торма, – дип, ихтыярыма куймыйча, ачкыч тоттырды. – Квартираны онытмадыңмы әле?

      – Онытаммы соң, Любовь Васильевна! Күземне бәйләп җибәрсәгез дә табам мин аны.

      – Ә үзең вокзалда утыргансың.

      Шунда бүлмәгә мин белмәгән бер укытучы кереп, Любовь Васильевна аңа «Мин – хәзер» диде дә, минем белән коридорга чыкты.

      – Әни кайтып җитмәсә, үзең чәй куеп эч. Аннары абыеңны белеп кайтырсың. Тик «китәм» сүзен авызыңа алма. Ишеттеңме? Мин дүрттән дә калмам. Өйдә бул, – дип, мине озатып җибәрде.

      Трамвайга утырып, Ленин урамыннан борылу белән, күбесе бер катлы шул ук иске өйләр, дым эчүдән бүртеп карайган коймалар, шүрәле бармагыдай шәрә ботаклы биек алмагачлар башланып китте. Мин «Совбольница» да төшеп, Любовь Васильевналар урамына борылдым.

      Әнә ул аларның өе! Буявы беткән калай түбәсе дә, такта тышлыгы да көзге көннән һич аерылмый – соры, шыксыз. Ләкин минем өчен аннан да сөйкемле өй Уфасында юк иде. Эчендә дә берни үзгәрмәгән: ике тәрәзә арасында шул ук комод, түр бүлмә ишегендә шул ук зәңгәр плюш чаршау, шул ук көзге, өстәл… Кечерәймәгән дә, зураймаган да – нәкъ мине солдатка озаткан, өч ел хыялымда йөргән, ә хәзер каршы алган җылы, ягымлы өй иде. Тик хуҗасы – җан җылысы булмагач, кинәт бу әйберләрдән күңелемә саркып кына моңсулык иңә башлады. Мин итекне генә салган идем. Кабат кидем дә кеше күп йөргән шәһәр эченә йотылырга ашыктым.

      Иң элек Хәвадис абыйны белешеп чыгарга кирәк иде. Әгәр ул монда булса, миңа тагы берничә көн торырга туры киләчәк, шуңа мин башта тубдиспансерга киттем. Абыйны барысы да белә икән: исемен әйтү белән сестралар сырып алып, мин алардан сорыйсы урынга, алар миннән сораша башладылар. Ярты сәгатем шунда калды.

      Больницадан күңелем төшеп чыккач, Уфаның иң ямьле урамнарында да миңа ямь калмады: урам тулы кеше арасында мин ялгыз идем. Эзләп табып, автобусны белештем. Безгә йөри торганнары инде киткән, ә иртәгәсен иртә белән килеп, шушында көтеп торырга куштылар.

      Аннары минем кинәт ашыйсым килеп китте. Башта мин Сталин урамы чатындагы «Урал» ресторанына сугылдым. Ләкин анда бик күп офицер утыра иде – ялт кына кире чыгып тайдым. Безгә ашханәсе дә бик җиткән һәм мин базар капкасы янындагы бер ашханәгә кердем. Монда барысы да авыл халкы – базарчылар иде.

      Артымнан ук минем өстәлгә ике башкорт апасы килеп утырды. Шул ике апаның үзләренчә сөйләшүен тыңлап, сагышланып киткәнмен: гүя мин бу ашханәдә түгел, ә Шәрифулла абзыйларда икән, гүя мин аналы-кызлы Җүәйрәттәй белән Рәҗимәнең, шушы ике башкорт апасы кебек, «с» авазын сакау итеп сөйләшүләрен тыңлый идем. Авылга тизрәк кайтасы килүем тагы да көчәя төште.

      Әле сәгать бер генә. Ашап чыккач, вакытны ничек үткәрергә белмичә, игъланнар укый-укый, шәһәр буйлап йөри башладым. «Октябрь» кинотеатры янындагы стена биеклек афишага «Тарзан» дип язганнар иде. Тышыннан ук, көтүче чыбыркысы төсле, урап-урап чират басканнар. Елгыр малайлар биш тәңкәлек

Скачать книгу