Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 28
– Алла хакы өчен борылып карама, – диде ул.
Без шактый тиз атлап киттек. Трамвай тукталышына җитәрәк мин тагы, теләмәстән, артыма әйләнеп карадым. Теге кеше дә адымын кызулаткан – узып та китми, артка да калмый – күләгәдәй ияреп килүендә иде. Без сикереп менеп трамвайга утырдык.
– Кем ул? – дидем мин.
Любовь Васильевнанын чырае качкан иде.
– Гафу ит, Серёженька. Урыны бу түгел – бер сөйләрмен әле…
Ләкин вакыйга, Любовь Васильевнанын «сөйләр- мен» ен көтмәстән, үзе ашыгып килде.
Җылы, йомшак кар явып торган ноябрь киче иде. Мин нәкъ сәгать бишенче яртыда Любовь Васильевнаны каршы алырга киттем. Минем өстә – шинель, аякта – итек: мин әле дә булса солдат киемен салмаган. Капкадан чыгып, бераз китүем булды – күрше өйнең зур капкасы төбеннән ике кара гәүдә аерылып, юлыма бастылар. Мин, аны-моны уйламыйча, юл сабып кына китәргә итеп карадым. Юк, тагы кистеләр. Шунда мин берсенең, йөзенә карамастан ук, теге кеше икәнлеген таныдым. Йөрәгем сикереп тибә башлады.
– Юл бирегез, – дидем мин.
– Сабыр ит, егеткәем, ашыкма.
Яше бар иде инде аның. Буйга минем чаклы ук булмаса да, гәүдәгә таза, ләкин йөзе таушалган, бите шәлперәеп салынып төшкән иде. Аннары мин аның җәелеп үсә башлаган корсагына күз салдым. Юк, бу минем белән сугышырга килмәгән. Сугышырга булса – иптәше булыр. Яшьрәк тә, көчлерәк тә күренә, кулы да кесәсендә иде. Мин, шунысын секунд күздән җибәрмичә:
– Сезгә миннән ни кирәк? – дип сорадым.
– Әйтәсе сүзебез бар…
– Ә минем сезне тыңлап торырга вакытым юк.
– Ничауа, Люба апаң көтәр әле, – диде тегесе.
Мин капыл йөрәгемнән кан качканын сиздем, битем ут янып, битемә кунган карлар бу булып күтәрелә башлады.
– Китегез юлдан!
Без инде күкрәккә күкрәк терәшкән идек.
– Йә, йә!.. Без синең гимнаст икәнлегеңне дә, башкасын да беләбез, – диде тегесе. – Тик шундый егет башың белән… Тирә-ягыңда күпме яшь кыз! Ә син кеше хатынына килеп бәйләнгәнсең…
Йодрыкларым икесен ике якка бәреп очырыр чиккә җитеп йомарланды. Мин – моңарчы беркем белән сугышмаган кеше – туп-туры бу икәүнең өсләренә атладым. Хәзер мине туктатыр көч юк иде. Ләкин алар, мин кузгалу белән, икесе ике якка тайчанып миңа юл бирделәр. Бераз киткәч мин аларның, мыскыл белән тел чарлап, шүрәледәй көлеп калуларын гына ишеттем:
– Һа-һа-һаһ! Көчең булса да, миннән калган белән тукланасың, үзең эшләп ашамыйсың икән, һа-һа-һаһ!..
Гайбәт миңа беренче кабат йөзен шулай күрсәтеп, пычрак сүзен беренче кабат ирләр авызыннан ишеттем.
Техникумга барып кергәндә, йөзем калмаган иде булса кирәк. Любовь Васильевна, мине күрү белән коты очып:
– Серёженька, сиңа ни булды? – дип сорады.
– Берни булмады, Любовь Васильевна…
Ләкин күңел