Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан

Скачать книгу

күрәләтә үлемгә түгел (үлеменнән дә исән чыктылар!), ә тыныч вакытның солдат хезмәтенә киттеләр. Дөрес, халык теленә ниндидер «Корея» сүзе керде. Ләкин Кореямы, бүтәнме, ул инде Гитлер түгел. Гитлер юк – бетте. Абыйлар да быел булмаса яренгә кайтыр.

      Әни аларны озатканда, икесенең дә аркасыннан сөеп- сыйпап:

      – Улларымның киткәннәренә дә, калганнарына да Локман Хәким[11] гомерләре бирсен, минем карт сөякләремне җыеп-тәрбияләп сез күмәргә язсын, йа Рабби Ходаем!.. – дип, теләкләр теләп калды.

      Абыйлар да безгә теләк-киңәшнең катысын әйтеп киттеләр: егыла-тора булса да, өчебезгә дә укырга куштылар. Зур абый җөпләп тора, Мирза абый ипләп кенә сөйләп тора:

      – Үзегез беләсез инде, апайлар, әткәй үлеп, без укый алмый калдык. Раббани абыйның – дүрт, минем җиде класс. Безнең уку ак өстендә караны аерырлык кына. Сез дә шулай калырсызмыни? Җиде класс белем хәзер сабан сөрергә генә ярый. Ике кулыгызга ничек тә бер һөнәр кирәк. Гомер буена колхоз эшендә чиләнерлек булмасын…

      Сугышка хәтле колхоз эшен төбенә төшеп эшләгән абыйлардан мондый сүз ишетү миңа бик сәер тоелды. Дөрес булган хәлдә дә, бу сүзне алар әйтмәскә тиеш иде. Безнең халык көн димәде, төн димәде, колхоз эшен сугыш вакытында да ялмап кына эшләп барды, үзенә тимәсә тимәде, мәгәр фронтка бирде – ил алдында безнең йөз ак иде. Тик соңга таба гына, көчле йөрәккә көчсез дәрт төшкәндәй, буш хезмәт көнен тирги башладылар. Ара-тирә корткалар, җыелып: «Заман ахырына таба бәндәләре ел саен җиңеллек көтәр – ел саен авырлык килгән…» – дип, бөтен авырлыкны ахырзаманга юрыйлар иде.

      Аларча, ике меңенче елны дөнья бетәргә тиеш, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр, үлгәндә телдән калгач, «Дөнья кайчан бетә?» дигән сорауга ике бармагын гына күрсәтә алган. Сәхабәләре[12] моны башта дөнья ике елдан бетә икән дип аңлаганнар. Ләкин дөнья ике елдан соң да, ике йөз елдан соң да бетмәгән; инде бу – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ике бармак күрсәтүе – ике меңенче ел булырга тиеш икән…

      Тик моңа карчыклардан башка беркем дә ышанмый. Киресенчә: «Менә Гитлер җиңсә, ахырзаман буласые. Инде Гитлер капут – без җиңдек! Яңа заманның башы гына әле бу!» – дип сөйлиләр.

      Аягыбыз җирдән аерылмаса йөгенмәбез. Сугышка кадәр бер хезмәт көненә уникешәр кило бүлеп күрсәтте бит колхоз – тагы шул көн килмәсенмени?

      Мин, инде унҗидегә чыккан кеше, шулай уйлыйм. Тик нигә Мирза абый колхоз эшенә шулай тел тигерде дә, Раббани абый каршы сүз әйтмәде? Мин әйтә алмыйм – ярамый: олыларга каршы әйтү була. Без шулай тәрбияләнгән. Аннары абыйлар сүзендә дөреслек тә бар – укырга кирәк. Зур укыган кеше ул чакны берничә авылга бер генә иде. Сугыш вакытында уку кайгысы булмады, – кая инде ул каядыр китеп уку! – хәтта көрәк тотарлык балаларын күршедәге мәктәпкә йөртү дә аналары өчен авыр йөккә әйләнде. Алтынчы, җиденче класслар болай да сентябрь – октябрьдә укымадылар, майда инде тазарак малайлар сабанга чыга иде. Шулай укылды.

      – Менә шул, апайлар, – диде Мирза абый ахырда. – Сүз боткасы кәҗәгә азык. Кыскасы, укырга сөйләштек…

      – Ишеттегезме? – диде Раббани

Скачать книгу


<p>11</p>

Борынгы галим. Мең ел яшәгән, имеш.

<p>12</p>

Мөхәммәд пәйгамбәрнең якыннары, иярченнәре.