Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 13
«Хәзрәт килә, хәзрәт!» дигән тавыш чыгу белән, бөтен шәкертләр аягүрә бастылар һәм, кул кушырып, хәзрәтнең югары узганын көтәргә керештеләр.
Хәзрәт мәдрәсәгә керү белән, бер шәкерт аның кулындагы озын таягын алып куйды. Икенче шәкерт пимасын салдырып алды. Өченчесе өстендәге толыбын салдырып, чөйгә элеп куйды. Хәзрәт, бик мәһабәт рәвештә, үзенә әзерләнгән мендәрләр өстенә барып утырганнан соң, күзләрен әйләндереп, тирә-ягына күз төшереп чыкты. Шуннан соң гына чалмасын рәтләп, хәлфәләргә сүз кушты. Шуннан соң ике зур шәкерт аның каршысына ике-өч аршын ераклыкта тезләнеп утырдылар да, китапларын идәнгә ачып салып, бисмилла әйткәннән соң, берничә җөмлә укып, хәзрәткә карадылар. Хәзрәт аларның укыган гарәпчә җөмләләренә мәгънә бирә башлады. Хәзрәт дәрес биргәндә, мәдрәсәнең бу ярты өлешендә бөтен шау-шу бетеп, тын булды. Бу бүлмәдә тик зуррак шәкертләр генә калып, башкалары теге якка чыгып, тавыш-тынсыз гына укырга керештеләр. Хәзрәтнең дәресе озакка сузылды. Ул алдындагы китапка сирәк кенә күз төшереп ала да башка сүзләрне болай сөйли иде. Ул дәрес биреп утырганда, хәлфәләр дә сүзгә катнашып, бәхәсләшеп китәләр иде.
Ниһаять, дәрес бетте. Хәзрәт мине чакырып алды. Мин, авыл мәктәбендә укыган китапларымны алып, калтырана төшеп, аның каршысына барып утырдым. Ул минем бу көнгә чаклы нәрсәләр укыганымны сорашканнан соң, иң соңында укып йөргән «Төхфә» белән «Гайнелгыйлем» нең элек укыган урыннарының кайбер җирләрен укытып карарга кереште. Башта мин бик нык каушадым. Күз алдым чуарланды. Телем тотлыккан кебек булды. Аның сораган сөальләренең беразына җавап бирә алсам да, бик күбесенә җавап бирә алмадым. Хәзрәт кенә түгел, хәлфәләрнең дә миңа туп-туры карап утырулары мине бигрәк тә авыр хәлгә калдырды. Шулай бер ярты сәгать азапланганнан соң, хәзрәт:
– Бик яхшы. Бу китапларыңны Фазлетдин хәлфәдән укырсың. Укырга кабилиятең[38] бар төсле күренә. Сиңа сарыф, нәхү (әлбәттә, гарәпчә телнең сарыф-нәхүен әйтә) укырга кирәк. Аның өчен иң элек фарсыча «Як хикаять» укырсың, – диде.
Аның бу сүзләреннән соң мин үземне иркен хис иттем.
Бу урында шуны әйтеп китми булмый. Хәзерге көндә минем сүзләремне укучылар: «Гарәпчәнең сарыф белән нәхүен укыр өчен, нигә соң фарсыча укырга?» – дигән сөальне бирерләр. Аның сәбәбе менә болай: ул вакытта, гарәп сарыфын укытыр өчен, татар телендә китап юк. Мәгәр фарсы телендә (Бохарада язылган) «Шәрхе Габдулла» исемендә бер китап бар икән. Менә шул китап гарәп сүзләрен фарсы теле белән аңлата. Фарсы-таҗик балалары өчен язылган шушы китапны Бохарада укыган татар, башкорт галимнәре үзләре белән безнең бу илгә алып кайтып, үзләренең шәкертләренә шуны укыта башлаганнар. Башта ул кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр.
37
38