Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 14
Мәдрәсәдәге хәят һәр көн шулай дәвам итә. Ул һичбер үзгәрми торган бер низам булып әверелгән.
Монда уку-укыту эшләре дә шул тормышка муафикъ[41] куелган. Бер үк яшьтәге балалар төрлесе төрле китап укыйлар. Ике-өч ел укып та язу танымаганнары бик күп. Бер китапны берничә еллар буенча күтәреп йөрүчеләр дә бик күп. Уку «Иман шартлары» ннан башлана, Һәфтияк, Коръән, «Ахры заман»… Шулай китә. Сарыф-нәхү укыганнар сирәк. «Шәрхе мулла» һәм «Мохтасар» укыганнар хәлфә санала башлый. Хисап, җәгърафия кебек фәннәрнең исемнәрен белгән кеше дә юк.
Монда көн саен бер генә китаптан сабак аласың, артык юк. Шул алган сабакны үзең белеп, икенче сабак алганда, хәлфә тыңлата. Белмәсәң, әлбәттә, ачулана. Сабак белмәгән шәкертләрне укыткан хәлфәләр күздән утлар күренгәнче яңаклап та куялар. Аларга каршы, әлбәттә, бер генә сүз дә әйтергә ярамый. Синең елавың аларның ачуларын гына китерергә сәбәп була. Шуның өчен, ничаклы авыр булса да, чыдарга мәҗбүр буласың.
Минем хәзер сабакка төшүем дә, мондагы шәкертләр һәм тәртипләр белән танышып алуым да минем авылга булган мәхәббәтемне сүндерә алмадылар. Мин үзебезнең авылга таба карауны (Үтәш авылыннан безнең авыл күренеп тора), ул якка чыгып китүче кешеләргә кызыгуымны ташлый алмадым.
Бер атнадан соң мине килеп алдылар. Беренче мәртәбә авылга кайту мине читлектән чыккан кош кебек шатландырды. Бу кайтуда мин әнигә һәм башкаларга балалык иркәләнүе белән иркәләндем. Ләкин бер кич кунганнан соң кире мәдрәсәгә китү минем бу шатлыкларымны тагын да бетерде.
Авылга кайтып килгәннең икенче көнендә хәзрәт, тагын мине чакырып, үзенең каршысына утыртты һәм әз генә сүздән соң кулыма бер китап биреп, «Менә бүген фарсы теленә төшәсең» дип, шул китаптан сабак бирде. Бу инде югарыда әйткән «Як хикаять» китабы иде. Бу үзе бер генә табак чамасы булып, көйләп язылган иде. Хәзрәт
40
41