Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 17

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури

Скачать книгу

почмакта йоклап киткәнмен.

      Бүген иртән бик иртә уяттылар. Йокыдан уянуга, әнинең сәке буенча сузылып яткан гәүдәсенә күз төшеп, күңел әллә нишләп китте. Бүген өйдә самавыр да кайнатылмаган иде. Әни үзе эшли алмаган көннән бирле безнең өй эшләрен эшләп йөрүче Гыйльмекәй исемле тол хатын шунда эшләп йөри иде.

      Мин йокыдан тору белән, энем Әхсән белән икәвебезне күршеләр чакырып алдылар. Анда безне нык хөрмәтләп, майлы коймак белән чәй эчерделәр.

      Без кайтуга, тармакларын төрле якка җәеп торган җеназа агачы хәзерләнеп, өй тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөриләр иде.

      Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: «Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз?» – дип, бирмәскә димлиләр иде.

      Өйләдән соң муллалар килделәр. Халык күп җыелды. Фидия бирелмәгәч, озак көтү булмады. Өйгә кереп, тәһлил әйтеп дога кылдылар да, әнинең гәүдәсен күтәреп, җеназа агачына чыгарып салдылар. Авыл читенә чыккач, язгы кояш нурлары белән ачылган чирәм җиргә туктатып җеназа намазы укыганнан соң, зиратлыкка карап юнәлделәр. Энем Әхсән белән мине, ләхет өстенә каплый торган кабык һәм агачлар салган чанага утыртып, әнинең артыннан алып баралар иде. Әнинең өстенә япкан кызыл чаршауның салынып төшкән читләре җил белән селкенәләр, минем күзгә җан кергән нәрсә кебек күренәләр иде. Чаршауның өсте дә селкенеп-селкенеп куйганга күрә, мин: «Әллә әни терелдеме икән?» – дип уйлап куйдым. Шулай бара торгач, әнине зират капкасыннан эчкә алып кереп киттеләр.

      Март уртасы җитүгә карамастан, зиратлык өстендә кар күп иде әле. Кояшка каршы яклары эрегән каберлекләрнең кызыл балчыклары, кабер казыган вакытта чыгарылган зур-зур кар кисәкләре әле дә булса күз алдымда торалар. Чөнки боларның һәрберсе үлем җырларын җырлаган кебек булып исемдә калган. Моннан өч ай ярым элек әтине ничек дәфен итсәләр[44], әни дә шулай дәфен ителде. Ләкин бу югалту минем өчен бигрәк тә зур югалту булды. Мин үземнең соңгы таянычымнан да аерылган кебек хис иттем. Шул минутта әнинең мәхәббәтле карашыннан, аның җылы күкрәгендә сакланган теләкләреннән бөтенләйгә аерылуымны искә төшердем. Без өйгә кайтуга әти дә, әни дә юк иде инде. Мин дә, энем дә бөтенләй ятим идек. Анда безне аларның хәят сөреп киткән җылы урыннары салкынайган кебек каршы алдылар. Мин, өйдә бер генә дә ямь таба алмыйча, кире борылып чыктым да азбар башындагы печән янына утырып елап җибәрдем. Күршеләр безне чакырып, тагын да кунак итсәләр дә, болай кунак булуыбыз хәсрәтнең башлангычы кебек күңелсез бернәрсә булып күренде…

      Әни вафат булып дүрт-биш көн үтү белән, безнең тормышта үзгәреш сизелә дә башлады. Безнең өйдә хатын-кыз затыннан бер кеше дә булмаганга күрә, әйберләр тырым-тырагай ята башладылар. Идән карайды. Мич тирәсе чүп-чар белән тулды. Шушы хәлдән чыгар өчендер инде, кешеләр Нурислам абзыйга теге безгә килеп эшләп йөри торган Гыйльмекәй дигән хатынны алырга димләделәр, һәм шул дүрт көн эчендә туй булып, ул безнең өйгә килен булып та төште. Ул

Скачать книгу


<p>44</p>

Дәфен итсәләр – җирләсәләр.