Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 19
Мин хәзер тизрәк көз җитүен тели, көз җиткәч тә, уку сылтавы белән мәдрәсәгә таюны өмид итә идем. Анда миңа ирек, якты тормыш ялтырап күренгән кебек була, анда миңа әллә нинди бәхет кочагын җәеп каршы алырга торган кебек күренә иде. Ирексез тормышлы җәйдән салкын кыш артык сизелә иде.
Ләкин әле көз түгел, печән өсте яңа керде. Эш кызды. Энемне ат башында йөрергә, мине печән җыярга чакыручылар күбәйде. Шулай итеп, без кадерләнеп киттек. Ул һәр көн ике-өч тиен акча белән бер-ике йомырка алып кайта. Мин һәр көн унбиш тиен акчаны сугып кына торам. Агай һәм җиңгәй белән үзебезгә печән эшләүдән тыш, печән беткәнче, биш сум акча эшләдем. Әлбәттә, аның яртысын абзый алды. Калганын җыеп куйдым. Акча өстенә печән өстендә энемнең дә, үземнең дә тамак бик тук булды. Ашау турысында җиңгәйгә ялыныч калмады. Әлбәттә, эш бик җиңел түгел. «Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә кулың кулга тимәсен, алкый-салкый йөрергә ярамый!..» – бик ныклап эшләтәләр. Эш авыр булса да, матур тугайда эшләү күңелле…
Урак вакыты җитте. Абзый Җилем русы дигән авылның бер баеннан кыш көне, җәйгә урак урырмын дип, берничә пот он алдан алып куйган икән. Урак җитү белән, теге юан рус килеп җитте. Минем абзыйда алдашу юк иде. Шуның өчен бер дә сүзсез өйне бикләдек тә, арбага әйберләрне төяп, уракка киттек. Анда безгә кунып-ятып урырга, караңгыдан башлап караңгы төшкәнче эшләргә туры килде. Тик атнасына бер көн – базар көнне генә авылга кайта идек. Шулай рус ашлыгын урып, урак өстен үткәреп җибәрдек. Үзебезнең ярты дисәтинә тарыны иң соңыннан урып-сугып алдык. Хәзер кырда эш бетте. Авылда – ындырда ашлык сугу гына калды…
Чит авылда икенче кыш
Көз җитте. Кошлар җәнүб ягына – җылы якка китә башладылар. Кыр казларының кыйгак-кыйгак кычкырып үтүләре, торналарның ике чатлы булып кычкыра-кычкыра китүләре миңа ничаклы тәэсир иткәнен әле дә оныта алмыйм. Әле дә мин, аларның шулай очуларын күргән вакытта, шул заманнан калган тәэссор аркасында, күземә яшь килгәнен сизми дә калам.
Мин аларның ирекле рәвештә, үзләре теләгән якка очуларын күреп кызыга идем. Аларның бәхетләрен көнли, шулар кебек булуны, шулай чит илләргә китүне тели идем.
Көзнең соңгы көннәре дә җитә башлады. Күк йөзендә салкын болытлар йөзәргә кереште. Ләкин мин һаман китә алмый идем. Былтыргы бишмәт тузган, былтыргы пима тишелгән, оекларның табаны кырылган иде. Алай-болай йөри торгач, бу искеләр ямалды. Абзый, ике тәңкәгә төшереп, җилән тектереп бирде. «Урак урган хакымны бирмәделәр дип рәнҗемә» дип, ул җиләнне эш хакына куйды. Үземнең
45
46