Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 28
Май ае кереп, авыл тирәсендәге чирәмлекләр яшәреп, матурлану белән, кызлар-егетләр уйнарга чыга башладылар. Боларның уеннарында, биюләрендә, кызларның түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып уйнауларында шигърият, матурлык бар иде. Менә монда үзләренең яңа бишмәтләрен киеп, җәй көне булуга карамастан, билләрен кызыл, ал билбаулар белән буган егетләр бергә җыелып гармун уйныйлар, бииләр, үзләренең йөрәкләрендәге дәртләрен кая куярга белми шаяралар. Әнә шулардан утыз-кырык сажин чамасы җирдә – хатын-кызлар төркеме. Төрле төстәге күлмәкләр кигән, башларына ал, кызыл, зәңгәр, яшел, ак төсләр белән бизәкләнгән төрле төстәге шәлләр ябынган бу төркем читтән караганда төрле төстәге чәчәкләрдән ясаган бик зур букет кебек булып күренә. Боларның берсе бик моңлы иттереп курай уйный, бер-икесе бии, кулга-кул тотышып, култык асларыннан чыгып уйныйлар. Кызлар белән егетләр төркеме арасында һәрвакыт малайлар аркылы мөнәсәбәт ясалып тора. Бара торгач, гармунчы егет, кызлар арасына килеп, гармун уйнап, аларны биетә башлый. Уен кызганнан-кыза. Бара-бара кызлар, егетләр аралашып китәләр. Менә шул җиргә җиткәч, авылның динче картлары белән куштаннары уенны килеп туздыралар. Кызлар төркеме тарала. Егетләр качалар… Шуның белән уен бетә. Мин боларның уеннарына кызыксам да, алар белән бергә йөрүне яратсам да, хәзер мин үземнең урыным, тоткан юлым белән алардан аерылган идем. Мин, болардан бөтенләй аерылып, боларның күзләрен кыздырып, чит җиргә китүне арзу итә[77] идем.
Бу вакытта читтән килеп, безнең ил аркылы үтеп киткән кошлар мине кызыктыралар, күңел шулар кебек һавада очарга, чит илләргә китәргә тели иде. Ләкин кая барырга, кайсы җиргә китәргә, нәрсә эшләргә дигән уйларга җавап табып булмый иде.
Көннәр тагын да матурлана төште. Күңел тагын да талпына башлады. Тормыш авырлыгы да килеп кушылды. Шулай торганда, Урал таулары эчендә, кайдадыр бер җирдә, яңа бер урынга чуен заводы салына башлап, безнең авылның Габдулла, Фазлулла дигән кешеләре, шул заводка кирпеч сугарга подряд алып, авылдан үзләренә муафикъ кешеләр алырга кайттылар. Болар белән мин дә сөйләшеп, ат белән балчык ташырга, айга дүрт сумга ялландым. Ашау-эчүнең һәммәсе дә алардан иде.
Урал таулары арасына эшкә китү минем өчен бер дә көтелмәгән зур шатлык булды. Бу эш, бердән, минем моннан соң үз көнемне үзем күрә ала торган ирекле булуымны күрсәтә, икенчедән, матур таулар арасына, әллә кая, ерак җирләргә барырга, күрергә юл ача. Эшнең авыр булачагын бераз күз алдыма китерсәм дә, башкалар чыдаган эшкә мин ник чыдамаска дигән уйга киләм.
Китәргә килешкән көннең иртәгесен Урал таулары эченә карап чыгып киттем. Менә безнең авылдан күренеп торган Урал тавының тармаклары! Менә мин күптән бирле башларына чыгуны уйлап йөргән биек-биек таулар!
«Биек үр», «Таш тавы», «Бужан», «Такаты» дигән тауларны абзыйлар сөйләп, мине кызыктыра торганнар иде. Мин бит бүген шуларның башына менәм. Аюлар улап, боланнар торган урыннарның уртасыннан үтәм! Күккә чыгып торган тауларның башына менеп,
77