Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 45
Хәзрәтнең соравына да карамый, аларның шулай тавышланулары безне тагын да хәйран калдырды. Без берәр карак тоттылар микән, әллә башка куркыныч бер эш булды микән… дигән уйга калдык. Бөтен кешенең күзендә ашыгычлык һәм бу куркыныч эшнең нәтиҗәсен тизрәк белү теләге туган кебек булды.
Тегеләрнең җавап бирмәүләрен күргән хәзрәт тагын да мәһабәтрәк тавыш белән:
– Җә, нәрсә бар? Болай карап җавап бирегез… – дип кычкырып җибәрде.
Шул чакта тышкы яктан «Юк-юк!.. Хәзер тиз генә ычкына алмаслар инде!» дигән тавышлар ишетелде.
Бердән, эчкә кергән кешеләрнең соң дәрәҗәдә җитди кыланулары, шуның өстенә кайберәүләрнең кулында күсәкләр булуы, икенчедән, тыштан ачулы һәм куркынычлы тавышлар ишетелүе ни дә булса берәр мөһим эшнең барлыгын күрсәтеп тора иде. Шуның өстенә тыштан тагын да «Чү-чү!.. Кирәкми, сабыр итегез!» дигән тавышлар арасыннан бик нечкә һәм әрнеп җылаган тавыш ишетелеп калды.
Ике-өч минут эчендә генә булган бу ашыгыч һәм куркыныч күренеш, күңелләргә куркыныч салып, бик ямьсез нәрсәләрне күз алдына китерде.
Кергән кешеләр һаман да тынычланып, үзләренең сүзләрен сөйләр бер хәлгә килә алмыйлар, баскан урыннарында тыныч кына бер җиргә генә басып тора алмыйлар иде.
Хәзрәт өченче мәртәбә тагын да ачулырак рәвештә:
– Җә, нәрсә бар? Нигә берегез дә сөйләмисез, кыямәт куптымы әллә?! – дип җикерде. Бу юлы хәзрәтнең йөзенә ачу галәмәте[101] бик нык чыккан иде.
Ниһаять, ишектән кергән кешеләрнең берсе, башка иптәшләреннән алгарак килеп, өзек һәм калтыравыклырак тавыш белән:
– Хәзрәт, эш зур!.. Бозыклар аяк астында яталар икән!.. Шуларны тотып, сездән шәригать[102] сорарга килдек, – диде һәм, сүзен тәмам итүдән гаҗиз калган кеше кебек калтыранып, алай-болай селкенеп, иптәшләренә карады, бик озак йөгереп арыган кеше кебек, өзек-өзек тын ала башлады… Чынлап та, хәзер бу кешенең күзләре аларган, йөзе агарган, үзе соң дәрәҗәдә куркыныч бер кыяфәткә кергән иде.
Без, әле һаман эшнең нәрсәдә икәнен, нинди вакыйга булганын белмәгәнгә күрә, аптырый гына бара идек.
Хәзрәтнең сабыры төгәнде, ул, урыныннан кузгала төшеп:
– Җә, нинди бозыклар?.. Нәрсә?.. Берәр кешенең әйбере югалганмы?.. Тизрәк әйтегез! – диде.
Бая сөйләгән кеше янына тагын берсе килеп кушылды, алар икәүсе бердән:
– Менә Шакир малае Закир белән… – дип сөйли башлаганнар иде, хәзрәт, аларга карап:
– Алай икәүләп сөйләмәгез, арагыздан берегез генә сөйләсен! – дигәч, Габдерахман бабай алгарак чыкты. Ул, сүзнең иң кирәкле җиреннән башларга теләгән кебек, бераз уйлап торып, ашыгыч эшнең нәтиҗәсен белергә теләгән кешеләрне бераз
101
102