Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 49

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури

Скачать книгу

китапларында сарих[114] дәлилләр бар. Мәсәлән, сезнең берегез халык арасында начарлыкны күрсә, шуны кулы белән үзгәртсен, әгәр кулы белән үзгәртергә көче җитмәсә, ул эшнең ярамаганлыгын теле белән сөйләсен, әгәр аңар да көче җитмәсә, күңеле белән ул эшкә каршы торып, риза түгел икәнен белдерсен, ләкин бу дәрәҗәдә калган кешенең иманы зәгыйфь дигән хәдис[115] бар, – дип сөйләде.

      Хәзрәтнең бу сүзләренә каршы теге кешеләр бердән:

      – Шулай, хәзрәт, шулай! – дип кычкырып җибәрделәр.

      Мәдрәсә эчендә тагын шау-шу купты. Закир абзыйның башы тагын түбән төште. Галимә апа мичкә тагын да ныграк терәлде.

      Мәсьәлә тиз генә чишелмәслек бер төскә керде. Хәлфәләр дә бәхәсне сузганнан-суздылар. Аларның күбесе Галимә апа белән Закирны аклау ягын тоткан кебек күренделәр. Күгәрчен Сәлим дә берничә рәт катнашты. Ул ачыктан-ачык дип әйтерлек Галимә апа белән Закирны аклау ягын тота иде.

      Җыелган халыкларның күбесе дип әйтерлек боларга каршы булып, бу зур эшне болай гына калдырырга ярамаганлыгын аңлатып, үзләренең тоткан юлларында каты тордылар.

      Хәзрәт, мәсьәләнең болай зурга киткәнен күргәч, бераз уйлап торды һәм:

      – Җәмәгать, бу эш бүген генә тәмам булмас. Иртәгә шаһитлардан берәм-берәм җавап алырбыз, шәригать хөкемен иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз[116]. Бүген боларның икәүсен ике урынга куеп, каравыл куегыз, һичберегез кул белән хөкем итүче булмасын! – диде.

      Хәзрәтнең сүзләре һәм мәслихәте[117] кабул күренде. Теге җегетләр Закир абзыйны каравыл өенә, Галимә апаны Габдерахман бабайларга алып китәргә, шунда каравылларга булдылар. Кешеләр арасыннан «Икәүсен ике кара мунчага ябып, шунда каравыл куярга кирәк» дип әйтүчеләр булса да, аларның сүзләре кабул ителмәде.

      Күптән бирле калтыранып, эшнең нәрсә белән бетәчәген көтеп, чак-чак сабыр итеп утырган Фәхри бабай тагын кызып китте һәм, урыныннан торып, Галимә апага карап:

      – Минем йортыма кайтып керәсе булма! Безнең нәселдә булмаган эшне эшләгән, карт көнемдә хурлыкка калдырган кешегә минем өйдә урын булмас! – дип ачуланып чыгып китте. Ул үзенең шулчаклы халык арасында хурлыкка калуына чыдый алмый, бер яктан, калтырый, икенче яктан, җылау дәрәҗәсенә килеп йомшаган иде.

      Аның артыннан ук Галимә апа белән Закирны да алып чыгып киттеләр. Хәзрәт тә, озак тормый, кәефсез бер хәлдә чыгып китте. Бу эш мәдрәсәдә авыр бер тәэсир калдырды. Хәзер һичкемнең кулы китапка бармый, һичкем баягы вакыйгадан башка эш хакында сөйләми иде.

      Хәзрәт чыгып киткәч, кичке чәйне эчкәндә дә сүз һаман шул хакта булды. Шәкертләрнең күбесе Галимә апаны кызганып, аны яклап сөйләделәр, теге җегетләрнең бу эшне үчлек белән эшләүләренә хөкем иттеләр. Арада: «Ну, үзе матур да соң ул!.. Мин аны күргәнем бар иде. Кызганыч, мескен… Шундый мужик җегете белән йөреп хур булган!..» – дип әйтүчеләр дә булды.

      Ләкин мин боларның сүзләрен тыңлаган саен уңайсызлана идем. Мондагы үз авылыбызның малайлары да һәм чит авыллардан

Скачать книгу


<p>114</p>

Сарих – ачык.

<p>115</p>

Хәдис – пәйгамбәр сүзе.

<p>116</p>

Иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз – җиренә җиткерү юлында тырышырбыз.

<p>117</p>

Мәслихәте – уңай фикере.