Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 15

Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар

Скачать книгу

җибәрде. Музыканы исәпләмәгәндә, елга буе тын иде. Ни теплоход, ни баржа узмый. Әллә ничә кат тыңлаганга күрә, төссезләнгән көй бу тынлыкка, бу киңлеккә туры килми, ятышсыз. Ул магнитофонны сүндерде, свитерын, күлмәген салып, аркасын кояшка куеп утырды. Кояш җылысы тәнен изрәтте, эчелгән аракы зиһенен таратты. Вакыт агышы туктаган кебек булды. Ниндидер серле сәгатьнең секунд тавышы урынына тукран тукылдатты, минутларны Степанның салмак селтәнүләре саный сыман. Сәгатьнең теле-маятнигы чиркәүнең кыңгырау манарасы кебек катып, туктап калган яисә кабер өстендәге авыш нарат кыяфәтендә җансыз. Янәшәдә су ага, ләкин аның агымы вакытның күгәрек тәгәрмәче рәвешендә тынып калган зиратка ниндидер хәрәкәт сурәте бирми. Мондый җансызлык, тынлык алар тапкан кирпеч төрбәдән чыккандыр шикелле. Ә ул салкын кабер эченә эләксәң, Степанның лом белән һәр селтәнеп бәрүе, сиңа таба якынаюы нинди тансык булыр, һава кебек кадерле, кирәкле тоелыр иде…

      Солтан битен учлары белән каплады да үзен нигәдер әнә шул кирпеч төрбә эчендә дип күз алдына китерде. Караңгы. Баш өстендә күкнең төпсез чиксезлеге юк. Салкын. Аяк астында җылы ташлар ятмый. Кысан. Күз карашы елганың якты тигезлегеннән яшел үлән каплаган үргә күтәрелми. Тын. Дулкын какканы, савыттагы балыкларның шыбырдашуы, кошлар сайравы ишетелми. Юеш. Һавадан бал кортларының, кырмыскаларның әчкелтем-татлы исе килми.

      Тук-тук-тук – тукран. Тук-тук – Степан… Степанның күңелгә тигән шөгыле менә кайчан татлы булыр иде: әгәр аның лом белән кизәнеп, кирпеч төрбәне дөмбәсләве син яткан караңгылыкка, салкынга, кысанлыкка, тынлыкка, юешлеккә күк йөзен ачарлык, ташлар җылысын тоярлык, бал кортлары, кырмыскалар исен кертерлек ишек уйса! Солтан туралган тәре утыннарын учакка салды. Каралы-сарылы утыннар башта көйде, аннары алар арасындагы бушлыкны ялкын телләре биләде. Бу тәрене кемдер ясаган, ә ул яга…

      Тук-тук-тук…

      Бу аваз кинәт Солтанга кайчандыр дәү бабасы Чаныш сөйләп биргән бер вакыйганы исенә төшерде. Үзенең Наймушин дигән фамилиясенең каян чыкканы, кемнән башланганы белән кызыксынып, бабасыннан сораштырган иде. Чаныш карт аңа гыйбрәтле тарих сөйләде. Хәзер гүя Солтан каршында тәре калдыкларыннан тергезелгән учак янмый, әнә шул тарихның хәтергә иңеп калган сары сәхифәләре ялкынлана иде.

      …Бер очы бүкәнгә куеп күтәртелгән коры имән агачы дүртенче ягыннан да борыслап уелып, агарып килә иде инде. Агач нык. Тамырлары бүртеп чыккан кул мөһерле үткер балтаны җайлы гына итеп ару-талчыгусыз селти дә селти. Кабергә бастырып куяр өчен, үз гомерендә беренче тапкыр тәре юнучы кеше – татар агае Наймуш. (Солтан да үз гомерендә беренче тапкыр агач тәре ягып утыра.) Наймуш имән агачының аскы өлешен биш сөям кадәрле юнмый калдырды – җиргә күмәсе төше. Агачны дүрт яклап юнганнан соң, ул борысның кырларын алып чыкты һәм, ян кесәсеннән чиккән янчык чыгарып, эре итеп чабылган тәмәкене гарәп хәрефләре чуарлаган гәзит кисәгенә төреп кабызды. Тәре ясау гөнаһмы, савапмы, дип уйлады. Әлегә кадәр аның, мөселман өммәтеннән булган мәет рухына багышлатып, Коръән чыгарткан урыс кешесе хакында ишеткәне

Скачать книгу