Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 21

Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар

Скачать книгу

түгел инде. Искерде. Стеналары яссы ташлардан өелгән, түшәменә урталай ярылган имән бүрәнәләр түшәлгән. Ишеге тимер, әүвәлге осталар аны ахырзаман җиткәнче чыдарлык итеп койган.

      Балыкның кайбер җиреннән болганчык суга кадәр җиткән озын су үсемлекләре асылынып тора. Тамырларын тәңкә араларына җибәреп, алар шундук үскәндер дә әле, дип уйлады Чаныш. Су чак кына дулкынлана. Мөгаен, балыкның тын алуы шулай итәдер. Дулкыннар ишек авызы ягыннан тарала. Аларны балыкның саңаклары куадыр инде. Чаныш аның сулышын да тойган шикелле булды. Әллә монысы искән җилме икән, дип уйлады ул. Әмма көн җилсез. Сыерчык авазы, аланда утлап йөргән атның авызлыгы чыңлавы да, бал кортларының тоелыр-тоелмас гүләве генә ишетелде.

      Баз кырыена баскан урыннан Чаныш балыкның зурлыгына хәйран калып торды. Тирләп чыкты. Кадрәккә дәшәргә ашыкмады. Улы Кадрәк күптән пенсиядә инде. Алтмыш сигез яшендә генә булса да, тәне сырхаудан арынмый. Тик ул Чанышка кулыннан килгәнчә булышкалый әле. Чанышка калса, ул яшьтә кеше картлыкның бусагасында гына. Нихәл итмәк кирәк, Кадрәкнең бер дә бирешергә исәбе юк. Һәр эштә аңа беренче таяныч, беренче киңәшче, фикердәш. Калган өч улын Чаныш сугышта югалтты. Икесенең вафат булганы, берсенең хәбәрсез югалганы хакында кара кәгазь алдылар. Кадрәкне ул бу гаҗәп зур балык белән искәрмәстән куркытмас өчен чакырмый торды. Гомерендә моның ише могҗизаларны байтак күргән Чаныш үзе дә балыкның зурлыгына хәйран калды. Аеруча ул аның тәңкәләре арасыннан төртеп чыккан яисә асылынып торган, күгәрек белән капланган тимерчыбык шикелле, пычрак куныклы чал төкләренә шаккатты. Балык аңа яшьтәш, ахрысы. Ихтимал, картрактыр да. Бу колак ишетмәгән, күз күрмәгән төкләренә караганда, бәлки, аңа йөз яшь үктер инде. Тәгаен, аның сакалы да бардыр әле дип фараз кылды Чаныш. Кешеләрнең бөтен тереклеккә салган җәбереннән, һәр адымда сагалаган куркынычлардан, бәлаләрдән исән-имин чыккан бу балыкның акылы ниндидер, ә? Үзе йөзеп килгән һәм үз-үзенә подвалда кабер эзләп тапкан икән, ул яшәүдән туйган булса кирәк инде. Үз-үзенә кабер эзләп табарлык хәлгә җиткәч, ялгызлыкның, гаҗизлекнең чигенә килеп терәлгәндер. Киереп тартылган, аннары кинәт атып җибәрелгән ук шикелле зыңлаган бу уй һәм бу күренеш Чанышны әллә нишләтеп куйды. Хәтта үзенең үлеменнән соң да үз-үзенә кабер казырлык ялгызлыкка дучар булган кешене күрдемени! Бу хакта уйлау гына да әллә нишләтерлек шул. Әнә шундый ялгызлыкта калдырудан курыкканга күрә, үзе дә Кадрәкне бөтен белгән ысуллары белән саклап килде түгелме соң? Чаныш үзе дә ялгыз калуны һич тә теләми. Аны, Чанышны, кимендә бер генә улы булса да җайлы һәм коры ләхеткә салып күмәргә тиештер бит инде? Шул ук вакытта ул моңа җаны-тәне белән каршы да. Ул үзе үк Кадрәкнең соңгы туганы диярлек ләбаса. Кадрәкнең бердәнбер улы Рево – хәрби очучы – авиация һәлакәтендә харап булды. Аны шунда вафат булганнар белән уртак кабергә җирләделәр. Күмәргә Кадрәкне дөнья читенә – Сахалинга чакыртып алганнар иде. Зурлап каршылаганнар, олылап озатканнар. Кадрәк килене Мөрсәлинәне, оныклары

Скачать книгу