Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 11

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

йөгереп чыктылар. Башта куышып китеп, аннан кара-каршы торып тыпыр-тыпыр бии дә башладылар. Бусы татарча булды. Шуннан соң киемнәрен алыштырмыйча гына, егете бөеренә таянып, кызы иңбашын уйнаткалап һәм бармак шартлаткалап, икесе дә «ысс… ыс» дигән сәер бер тавыш чыгарып, башкортча биеп күрсәттеләр. Бусы да матур-шома гына килеп чыкты. Моңардан соң алар, чаршау артына яшеренеп кенә, берсе алъяпкычын салып, яулыгын косынка итеп бәйләп, икенчесе тиз генә камзулы белән түбәтәен ташлап һәм башына фуражка каплап чыктылар да, тузанлы идәнне бик яман дөбердәтеп, «эх, эх!» дип кычкыра-кычкыра биергә тотындылар. Бусы инде русча «Барыня» иде.

      Яшь артистлар халыкның сораганын көтеп, кыстатып тормадылар – бөтен «репертуарларын» бер тоташтан күрсәтеп бирделәр. Һәм, чыннан да, кәефләрне беркадәр үзгәрттеләр дияргә ярый; тамашачыларның йөзләре яктыра төште, күзләрендә дәрт сыман нәрсә кабынды, хәтта биючеләр куптарган тузаннан клуб эче дә ничектер җылыныбрак киткән төсле булды.

      …Биючеләрдән соң сәхнәгә, ниһаять, Рәшидә чыкты. Зөфәр бөтен игътибарын биреп, йотлыгып караган хәлдә аны каршы алды һәм, ул сәхнәдән чыгып киткәнчегә чаклы, аңардан инде күзләрен аера алмады. Шушы минуттан барысы да: караңгы, салкын клуб эче дә, янәшәсендә генә тыгызланып утырган тамашачылар да, хәтта гел күз алдында селкенеп торган Яруллин да аның өчен югалган кебек булды.

      Рәшидәнең өстендә киң итәкле, тар җиңле, ябык якалы кара-зәңгәр озын күлмәк иде. Бу күлмәк аның билен бик нечкә, күкрәген тулы, иңбашларын йомры итеп күрсәтә иде. Әйтәсе дә түгел, артистка, ябыклыгына карамастан, нәфис-сылу гәүдәле иде – Зөфәр иң элек менә шуңа игътибар итте. Аннары бераздан ул чын гаҗәпләнү белән тагын шуны күреп алгандай булды: әлеге төрле хисләр чагылышы артистканың тиз үзгәрүчән ак йөзендә генә түгел, гүя менә сылу гәүдәсендә дә сизелә кебек, ничектер менә гәүдәсе дә аның хис белән тулы һәм һәрбер хәрәкәтеннән моны тоеп була кебек иде.

      Менә ул, җиңел генә атлап, сәхнәнең кырыена ук килеп басты. Өшүдәнме, дулкынлануданмы, иңбашларын җыерып куйды, башын текә генә күтәреп, асылмалы лампага карап алды, аннары гадәтенчә туп-туры төбәлеп, шылт та итмичә көтеп утырган халыкка беравык карап торды, бары шуннан соң гына борыла төшеп һәм башын чак кына кагып, Яруллинга ишарә ясады.

      Яруллин, кычкырып: «Татар халык көе «Тәфтиләү», – диде һәм, утырып, зур баянын акрын гына суза башлады. Рәшидәнең күзләре берьюлы уйчанланып, ничектер эчкәре киткән кебек булды, йөзенә моңсу җитдилек чыкты, һәм менә һичкемне, һичнәрсәне күрмәс булып, саф, нечкә тавыш белән җырларга тотынды…

      И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

      …Бу көйнең моңын һәм бу сүзләрнең мәгънәсен телдән генә әйтеп биреп бетерерлек түгел иде. Бу көйгә, бу сүзләргә бөтен бер зур халыкның гүя барлык йөрәк зары, саф вөҗданы, ачы нужасы, авыр хезмәте, кара бәхете, якты өмете, кырлары-яланнары, таулары-урманнары, күлләре-сулары, сандугач-былбыллары, караңгы көзләре, язгы таңнары – барысы-барысы бергә җыелган, бергә үрелгән, бер киң

Скачать книгу