Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 17
Менә ул, Рәшидә, ике адымда гына агач караватта йоклап ята.. Әмма… йоклыймы икән ул?.. Нигәдер бик тын ята… Тукта, әгәр аның да йөрәге Зөфәрнеке шикелле үк урыныннан купкан булса, күңеле аныкы төсле үк исәрләнгән булса, ул чагында… ул чагында, ихтимал, ул да йокыдан калып, тын алырга куркып, аны көтеп ята торгандыр. Килерме-юкмы, дип, әйе, килерме-юкмы, дип… Зөфәр хәтта эсселәнеп китте. Ничек ул мондый ихтималның булуын уйлый белмәде әле? Аның бит шушындый кыска очрашу вакытларында ир белән хатынның бер-берсен яратып, бер-берсен теләп кушылуларын ишеткәне бар. Йә, шуның кебек тиле бәхетнең менә хәзер дә булуы мөмкин түгелмени? Юк, чынлап та, мөмкинме, түгелме? Ничек моны белергә? Әллә янына барып карыйсы микән?.. «Тәвәккәл таш йоткан» ди, аңардан гына ни булыр? Куса куар, әмма тавыш чыгармас, юк, чыгармас. Бөтен булып үткәннәрдән соң моны хәтта күз алдына китерүе дә читен… Аннары, ул аны җәберләргә бармый ич… Тик иелеп дәшәр генә ул аңа һәм аның бер күз карашыннан барысын да аңлап алыр. «Кит» дигәнен дә көтмәс, кире чигенер… Әлбәттә, бу кире чигенү бик авыр булачак, хурлыклы рәвештә куылу белән бер булачак, ләкин нишләмәк кирәк, моның кебек уңай форсат бүтән беркайчан да туры килмәячәк бит!
…Менә Рәшидә караваты өстендә кузгалып куйды. Йокламый, йоклый алмый, күрәсең, ул да!.. Мөгаен, көтә торгандыр – шулай тоела Зөфәргә, нигәдер шулай тоела… Ниһаять, ул кыюланып торып утырды. Ләкин шунда ук үз хәрәкәтеннән үзе курка-шикләнә калды: юк, буламы соң, тузга язмаганны! Тилелек ич бу! Ни өчен ул аны көтәргә тиеш. Кайдан мондый ышаныч, кемгә саный ул аны?.. Барырсың, хур булырсың, оятыңнан керер урын тапмассың… Аннары, килешәме соң Зөфәр кебек үзен тыйнак, акыллы итеп таныткан кешегә мондый әрсезлек, түбәнлек?
Әмма шулай да ул кире ятмады, башын иеп утыра бирде. Үз намусы алдында акланырга тырышып, тирән уйга калып утырды… Рәшидә аның өчен хәзер очраклы бер хатын гына түгел иде, Рәшидә аның йөрәген җилсетте, нәфесен котыртты, көчле кызыксыну уятты һәм Рәшидә үзе моңа сәбәпче булды. Бәс, шулай икән, Зөфәрнең чын дөресен белеп калырга хакы юкмыни? Ул бит шуның өчен генә барырга тели дә!.. Әгәр кумаса, әгәр иреннәреннән бер үптереп кенә яки берәр вәгъдәле җылы сүз пышылдап кына кире җибәрсә дә, ул барысын да аңлар иде, шуннан үзе өчен тиешле нәтиҗәне ясый белер иде.
Менә Рәшидә тагын кузгалып куйды… Юк, артык икеләнеп тору мөмкин түгел иде – Зөфәр бик сак кына торып басты. Өй эчендә тулган су төбедәй яшькелт-зәңгәр яктылыкта өрәк шикелле күпмедер вакыт тик кенә басып торды… Тынлык, бар да тирән йокыга киткәннәр. Бернинди хәвеф-хәтәр юк кебек… Шулай да Зөфәрнең тез буыннары хәлсезләнде, чигә тамыры нишләптер суга башлады… Болай торып булмый бит инде, ахырда ул җылы оекбашлары белән шуышып кына караватка таба атлады. Бер, ике, өч адым… Менә ул карават янында. Рәшидә ак маңгаен гына ачык калдырып, йөзен юрган белән каплаган килеш кырын яткан. Күзләре йомык, сулышы тигез – йоклый, ахрысы… Зөфәр аның йөзенә якын ук иелеп,