Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 28
…Һәм менә шул хатын Зөфәрнең китергән бүләген алмады, катгый рәвештә кире какты!.. Әйе, гыйбрәт бу… Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!
Рәшидәнең Зөфәрне әнә шулай гаҗәп-хәйранга калдырган чаклары аз булмады. Бриллиант кисәгедәй йә үзәге, йә берәр кырые белән кинәт нур чәчеп, чагылып куйгалый иде ул… Аеруча хыял матурлый торган иде аны…
Зөфәрнең юмарт мәхәббәтеннән һәм сыеннан кәефе бик яхшырып киткән минутларда ул үзенең кадерле хыялларын, хыял иткән максатларын дәртләнеп сөйләргә тотына иде… «Мин лирик героиня булырга телим, – ди иде ул Зөфәргә, бик зур серен ачкандай итеп. – Эстрада җырчысы булып йөрүдән тәмам туйдым, аннары ул мине һич канәгатьләндерми, минем сәхнәдә уйныйсым килә, төрле-төрле образлар тудырасым килә, аңлыйсыңмы?.. Бу – минем хыялым, сугыш кына бетсен, мин барыбер театрга күчәчәкмен… Әйе, менә әйтте диярсең! Миндә бит теге ни, әлеге драматический талант бар, беләсеңме син шуны?.. «Гроза»дан Катеринаны яки «Мәкер вә мәхәббәт»тән Луизаны мин сиңа шундый итеп уйнап күрсәтер идем, җанкисәгем… Һо! Чәчләрең үрә торыр иде!.. Ышанасыңмы, юк, әйт, ышанасыңмы?.. Алайса, менә шул!.. Үзебезнең әйберләрдәнме?.. Үзебезнең әйберләрдән «Галиябану»ны бик яратам. Галиябануны уйнаганым да бар… Телисеңме, мин хәзер сиңа аны уйнап күрсәтәм, юк, телисеңме?»
Һәм ул, җавап та көтмичә тиз генә торып, кыек яулыгын татар кызларыча башына бөркәнеп, җиңел генә атлап тәрәзә кырыена бара. Шунда ук бөтен хәрәкәт-кыланышы белән нәфис-сылу Галиябануга әверелеп уйный да башлый. Искиткеч үзгәреш!.. Урамнан исемен атап җырлаучыларны ишеткәч, нәкъ менә кыр кәҗәседәй куркып-сагаеп та калган, сөенеп-очкынланып та киткән, борчылып-сабырсызланып та көткән унсигез яшьлек саф, садә авыл кызы күз алдына килә дә баса. Инде ул, тәрәзә яңагына ышыклана биреп, Хәлиленә каршы әкрен генә, дулкынланып, тибрәнеп кенә җырлап та җибәргәч – бетте, моның кебек тулы иллюзияне сәхнәдә дә сирәк күрерсең!.. Әйе, бар икән, бар икән үзендә илаһи, чын талант, кодрәтле талант!..
Рәшидә үзе дә шуны ачык тоеп, шуңардан әйтеп бетергесез сөенеп, Зөфәр янына атылып килә дә, алдына утырып, муеныннан кочып ала.
– Сәнгатьне яратасыңмы син? Театрны яратасыңмы син, абыем? Әллә артистканың үзен генә яратасыңмы? – ди ул, балаларча сыенып-сыйпаланып.
– Яратам, яратам, сине дә, театрны да, Галиябануны да – барыгызны да яратам! – ди Зөфәр, Рәшидәнең яшьләнеп киткән күзләреннән үбә-үбә.
Һәм иң гаҗәбе: һич риясыз әйтә ул моны, шушы минутта хис иткәнен әйтә, чөнки бу минутта ул үзе дә ничектер икенче төрлерәк кеше булып китә иде. Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тутыра иде. Алай гына да түгел, бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан