Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 29

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

түкми-чәчми сөйләп бирде. Төрлесеннән – куркынычыннан, кызыклысыннан – бик күп нәрсә җыеп кайткан икән үзе дә. Тик кавышу шатлыгыннан булса кирәк, күбрәк кызыклысын, ул, мин сиңа әйтим, солдатларның аларны искиткеч сөенеп, кочаклап-күтәреп каршы алуларын, концертларны балалардай йотлыгып тыңлауларын; ул, мин сиңа әйтим, зур-зур командирларның, хәтта генералларның аларны гаять хөрмәтләп йөртүләрен, бик шәп сыйлап кунак итүләрен; инде шуның өстенә тагын аңа, Рәшидәгә, бер йөзләп кешенең гашыйк булуын, хәтта бер яшь кенә подполковникның болар киткән чакта, кап-кара куркыныч пистолетын чыгарып, моңа сузуын, «Нигә бу миңа?» – дигәч, тегенең кулын йөрәгенә куеп: «Ханым, ташлап киткәнче атып китегез!» – дип ялварып әйтүен һәм башкаларын, һәм башкаларын гадәтенчә ялкынланып, бик матур тасвирлап сөйләде ул… Һәм аның шушы эчкерсез ышанып сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе өчен бары бер генә нәтиҗә ясый алды: «Юк инде, артистка белән башың бәйләнә күрмәсен! Гомергә уртак хатынның ахмак ире булып йөрерсең шунда!..» Күп кенә ирләр төсле, чын мәхәббәтнең һәртөрле хыянәт-түбәнлекләрдән саклавын ул белми дә, аңламый да иде.

      Сугыш беткән көннәрдә аларның мөнәсәбәтләре әнә шундый хәлдә иде. Ике төрле кеше, ике төрле мәхәббәт, асылда, ләкин ничек кенә булмасын, алар бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр иде инде. Сугышның бетүе исә алар арасындагы бу бәйләнешкә, һичшиксез, зур йогынты ясарга, аны теге яки бу якка үзгәртеп җибәрергә тиеш иде. Бигрәк тә Зөфәр, тыныч шартларга килеп эләккәч тә, үзенең күптәнге җитди планнары турында уйлана башлады. Рәшидә мәсьәләсе арткарак күчте. Ләкин якынлык өзелмәде, ул тик бераз сүрелә генә төште. Кыскасы, алар арасындагы тарихның башы булды, дәвамы булды, әмма ахыры юк иде әле.

      VI

      Сабитовлар Суконныйдагы аулак урамнарның берсендә ике катлы бүрәнә йортның түбәнге катында барысы бер гаилә булып торалар иде. Ниндидер бер вак купецтан калган бу йорт, ишле халык тору аркасында һәм соңгы егерме биш-утыз ел эчендә һичбер ремонт-мазар күрмәгәнлектән, шактый нык тузган иде инде. Түбә калае тутыгып, күп җирдән тишкәләнгән, нигез өстендәге бүрәнәләре һәм тәрәзә аслары яртылаш черегән, ә болдыр баскычлары күптән череп, чалышаеп беткән иде. Йорт үзе дә, тезләнергә җыенган дөядәй, алга таба чүгә башлаган иде. Хәер, бу урамдагы эреле-ваклы агач йортлар барысы да диярлек йә алга, йә бер янтыкка таба чалышаеп торалар. Картайган, тузган иске Казан урамы! Мондый урамга килеп керсәң, ничектер борынгы заманга әйләнеп кайткан шикелле буласың.

      Зөфәр сугышка чаклы ук әле үзенә квартирамы, өйме сатып алу турында исәп тотып йөрде. Сугыш вакытында бу теләкне гамәлгә ашыру бик ансат иде, йортларын сатучылар күп булды, һәм азык бәяләренә нисбәтән арзан гына алырга да мөмкин иде. Ләкин Зөфәр, төрле исәпләрдән чыгып, мондый зур тәвәккәллек сорый торган эштән ул чагында тыелып торуны хәерлерәк күрде. Хәзер исә, сугыш бетү белән, йорт сатып алу мәсьәләсенә ул чынлап тотынды. Аныңча, бу эшне хәзер озакка сузарга ярамый иде. Бердән, йортларның бик кыйбатланып китүе

Скачать книгу