Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 7
…Без шулар, шул матурлыклар уртасыннан, шул моңнар эченнән, табигатьнең өстеннән ярып барабыз… Әнә безнең алдыбызда, барачак юлыбызда, киң яшел ялан белән биек һәм урманлы тау уртасында, зур, түгәрәк, сихерле күл ялтырый… Ничаклы матурлык!
Авылдан өч чакрым ераклыкта булган бу зур күлгә миңа бала чактан ук бик күп йөрергә туры килә иде. Тирә-ягындагы күренешнең бик матур булучылыгы, үзенең уңайлыгы һәрвакыт мине тарта, балыкка, су керергә дип еш-еш чаптыра иде. Моның төн, көн батышы яклары киң вә тигез иген басуы булып, безнең нәкъ шул күлгә башы төшә торган җиребез бар. Шунда, янып-көеп, урак урган чакларда бу күлдә су коенып та бик рәхәтләнә идем.
Күлнең кыйбла, кояш чыгышы яклары бик биек, бик зур урманлы таулар белән чикләнгән булганга, үземне белә башлаганнан бирле моның калын, куе, карт агачлары, андагы акланнар арасында төрле җимешләр җыярга йөри вә шунлыктан болар иске бер таныш, якын кебек тоелалар иде. Күлнең тирә-ягында булган һәрнәрсә матур, һәрнәрсә күңелле, тик авылга караган башы гына бераз шомлырак иде.
Күлнең бу ягында озын, күп җире кеше дә керә алмаслык булган күллек һәм баткаклы бер камышлык бар. Халык моның хакында әллә нинди ят, куркыныч әкиятләр сөйли. Шуңа күрә бу камышлык мине бик шикләндерә. Аңа якын килү түгел, хәтта исемен генә ишетү дә күңелгә бер каушау бирә башлый. Ләкин балык дәрте минем мондый куркуларымны җиңде.
Без белгән сулар эчендә моның чикле балыклысы булмаганга, күңел, һичбер куркуга карамыйча, моңа тартты. Менә килеп тә җиттек.
Ярый бәхет бар икән әле: күлдә һичбер дулкын юк, ул бик тын, тонык булып, көзге кебек шома, тигез ялтырый, тик яланга караган башы бик аз гына шадраланып тора. Ләкин аның безгә әһәмияте юк, без барыбер ул җиргә бармыйбыз. Күлгә килеп җиткәч, тагы рәхәтрәк, тагы кызыграк тоела башлады. Бик күп хатирәләрем багланган бу күлне бик күптән күрмәгәнгә, күл үзе дә, аның тирә-ягын чолгаган карт агачлар да, яшәреп, гөрләп утырган уҗым да миңа бүген аерым бер якынлык таныталар, һәммәсе белән исәнләшәсе килә, бар да күңелне кузгата, дәртне арттыралар иде.
Иптәшләр исә күлнең, тирә-якның матурлыгыннан, танышлыгыннан бигрәк җил булмауга куаныштылар, чөнки җил-давыл булса, күл дулкынлана да, каптыруның кызыгы калмый, балыклар да юньләп эләкми башлыйлар. Бу күлнең кояш чыгышы ягында, зур урманлы тау астында, ташлары өскә аварга торган бик биек яр бар. Монда балыкның иң шәп каба икәнчелеге безгә күптән билгеле иде, иң башлап шунда каптырачак булдык. Бүтән чак булса яисә берәр адәм шунда керергә кушса, без «куркабыз» дияр идек, балык өчен булгач, курку искә дә килмәде. Без килгәндә, кояш төшлеккә якынаеп килә, көн яхшырак эссергән дә иде. Ләкин бу безгә бер дә беленмәде. Теге ярның астына кояш тимәгәнгә, каптыра торган җиребез күләгәле һәм салкынча булып, аерым бер рәхәтлек бирмәктә иде.
Ярның астына тавыш-тынсыз гына кердек тә, төрле җиргә урынлашып, кармакларны әзерли башладык, һәммәбез тын, һәммәбез ашыга, кабалана иде. Үзебезчә балыкның күңеленә бик