Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 10
– Кыз кемнеке соң, илче? Аксак Исмәгыйль бәкнекеме, әллә булмаса Йосыфныкымы?!
– Шөһрәтлем олуг бәк, кичә генә кенәгинә Глинскаядан миңа чапкын килеп җиксенде, ул да бик үтенгән, аннары онытмаска кушкан…
– Нәрсәне онытмаска кушкан, илче, ул хатын?.. Әйе, тәхеткә яңа арты тигән хатын, дим?..
– Олуг бәк, Кырым ханы Казан мәркәзенә кул салмакчы. Миңа калса, Җангали хан безгә дә, сезгә дә тугры калыр кебек. Ике арада кан коюны туктатырга вакыттыр. Сезгә мәгълүм булса кирәктер, углан морзалар урыс җирләренә еш кына яу йөриләр. Бу хакта сезнең белми калуыгыз да бар, шөһрәтлем, иллә бу хактыр. Рәсәйнең угланнарын, синең угланнарың белән аркадаш итәсе иде, олуг бәк… Ике арадагы иминлек хакына.
Йосыф бәк бер нәрсәне анык белә иде – Җангали хан Казан тәхетенең ихласи хөкемдары түгел, Казан дәүләте белән, һәрхәлдә, Казан мәркәзе белән Мәскәү воеводалары хакимлек итә. Җангали хан анда курчак кына. Сөембикә кызы Казан кәләше булып алса, тора-бара хөкем итүне үз кулына алыр. Сөембикәнең ил белән идарә итә алуына атаның иманы камил иде.
– Менә нәрсә, илче. Аллаһы Тәгалә алдында бар халык та бертигез булса да, мин – мөселман адәме. Безнең борынгы ата-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар. Туран-төрки дөньясында, гадәттә, яучыны егет үзе җибәрә торган иде. Ошбу йоланы вә гореф-гадәтләрне шәригать кануннары да кабул итте. Илче Тургай, Йосыф бәкнең теләген белеп торсаң иде: ханзадәнең үзеннән яучылар килмичә, син миңа Җангали турында бер кәлимә сүз дә әйтмә. Холкым-гадәтем беләсең, Нугай даласына беренче тапкыр гына килүең түгел кебек.
– Баш өсте, олуг бәк, кичерә күр илчене. Яучылар юлда инде – бүген-иртәгә Сарайчыкта булырлар, – диде Питәй Тургай, баш ия-ия.
– Син – илче. Илче кеше бүген монда, иртәгә Мәскәүдә дигәндәй, ханзадәдән яучылар килмичә, кызымның яманаты таралса, мин сине нишләремне күз алдына китерәсең булса кирәктер, Тургай.
– Олуг бәк, берәү дә ике баш белән тумый. Ышаныгыз, яучылар килер. Миндә бары бер теләк: Казан мәмләкәте сезнең дә, безнең дә ышанычлы аркадашыбыз булсын иде.
– Аркадаш булу өчен, безгә бер чиркәүгә кереп тәреүбәргә туры килер бит, Тургай. Мине анда бәйләп тә кертә алмаслар, мин муенына кенәз элмәген элгән Исмәгыйль энем түгел. Сез, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларыгызны ярлыкауны сорап гыйбадәт кылып чыгасыз да янә гөнаһ кылырга, кеше үтерергә рөхсәт аласыз. Без бары тик Аллаһы Тәгалә алдында гына җавап бирәбез. Сурәт вә потка табынучылар буларак, сез – мәҗүсилектән ерак китмәгән халыктыр. Кеше рухи яктан изге вә гадел, нинди генә дингә табынмасын, кешегә ярдәм кулы сузарга тиеш. Син кылган гөнаһны үзе үк муеннан гөнаһка баткан митрополит Макарий йә поп ярлыкый. Син шуңа ихластан ышанасыңмы? Адәм баласы кылган гөнаһны адәм баласы ук җуя аламы, аның моңа кодрәте җитәрлекме?.. Юк, Тургай, юк, җуя алмый, моңа аның хакы юктыр. Кылган гөнаһтан адәм баласын бары тик Аллаһы Тәгалә коткара ала, моны да ул теге дөньяда, ахирәттә эшләр. Адәм