Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 13

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

юк. Сөембикә үги аналарына күз очы белән генә, кырын яклап кына карап ала, ул аларның йөзләрендә кайгы-хәсрәт күрми, киресенчә, кинәнгән кыяфәттә басып торалар. Гарәп-фарсы теленнән сабак биргән Җәмилә мөгаллимәнең үзе белән китүенә Сөембикә сөенеп бетә алмады. Җангали ханга ул теләп бармый, ишеткәне бар: ямьсез икән. Һич югы, янында эчен бушатырдай бер кеше булыр. Аннары Җәмилә алай бик үк аңардан олы да түгел, аермалары биш-алты яшь кенә. Сөембикәгә шунысы да мәгълүм: беренче хатыннан туган Юныс абасы Җәмиләне ярата, ул аңа хәтта өйләнергә дә теләгән иде, әмма аталары якын да килмәде. Өлкән углан буларак, аталары кулыннан морза дәрәҗәсен алган, үз гаскәрен, үз җәйләүләрен булдырган Юныс абасын Сөембикә якын итә, үз итә, хәтта аңа аз-маз гына гашыйк та иде. Гәүдә-сынга ыспай, бит-йөзгә дә күз төшәрлек, батырлыгы, тапкырлыгы, кыюлыгы да бар һәм һәрчак үзбаш фикер йөртә. Кыскасы, Юныс морза барча угланнарыннан да аерылып, күзгә ташланып тора иде. Ошбу кешегә гашыйк хатын-кызның исәбе-хисабы юктыр. Әмма Сөембикә моңа бик үк ышанып җитми, чөнки абасын белә: чуар күңелле, сөйсә, берәгәйле итеп сөя, онытылмаслык итә, тик сүзендә тормый. Җәмиләне дә шулай сөя ул. Аталары рөхсәт бирмәсә дә, хәтта Арслан морза кызына өйләнсә дә, Җәмиләгә гыйшык хатлары яза. Хатлары тоташ шигърият булыр, Җәмилә, Сөембикәдән дә ятсынмыйча, ул хатларны елый-елый укыр иде. Җәмилә мөгаллимәнең Сөембикә белән китәргә карусыз ризалашуы да шуннан булса кирәк: сөйгән морзасы да Казан иленә юнәлә, ул гынамы, хәтта гаиләсен дә алмый.

      Ниһаять, галдыр-гөлдер сөйләнә-сөйләнә, эчке яктан атасы белән яучы Ибраһим морза чыктылар. Икесе дә Сөембикә янына килделәр, дәү, олпат гәүдәле Ибраһим морза хан кәләшен күздән кичерде дә, колагына иелә төшеп: «Балакай, син суеп каплагандай мәрхүмә анаң икәнсең ич», – диде. Атасы аның бу сүзләрен ишетте бугай, тамак кырды. Әйе, Сөембикә белә, аның гүзәллегенә вә матурлыгына күпләр соклана, күпләр күрүгә хәйран кала, иллә чибәрлектәме бәхет: бара бит әле әнә шүрәледәй адәмгә кияүгә. Сөембикә булачак киявен вә ир-канатын күрмәсә дә, күз алдына китерә иде инде. Бик күп сөйләделәр, бик чуарлап мактадылар, хәтта күңелендә тискәре хис уяттылар. Арада мактаганнары булды, шул ук вакытта җиргә салып таптаганнары да булмады түгел, әмма кияү турында яучы Ибраһим морза теге якка да, бу якка да бер кәлимә сүз әйтмәде, гүя үз угылына димләргә килгән, үз угылына кәләш алып кайта иде. Ләкин яучы мактамаса да, Сөембикә белә: Җангали – Казан ханы. Аңа шул бик җиткән.

      Юныс абасы, гаскәре каршында атын җилкендереп, арт аякларына бастырды. Җәмилә мөгаллимә белән сеңлесенә сәлам юллагандай итте.

      – Йә, кызым, Аллага тапшырдык, – диде Йосыф бәк һәм билге итеп кулын күтәрде. – Юныс углан, кузгат! – дип кычкырды.

      Сөембикәне бер ягыннан Ибраһим морза, икенче ягыннан атасы җитәкләде һәм алар, болдырдан төшеп, мичәүләп җиккән арбага якынлаштылар. Күңеле тулышкан булса да, күз яше юк иде. Атасы аның беләген кысып-кысып куя, гүя теле белән әйтә алмаганны кулы белән әйтергә тели иде. Арба янына җитүгә, каршыларына

Скачать книгу