Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 24
– Яхшы, Василий агай, мин тырышып карармын. Уен эш түгел, моның өчен миңа ислам дине кануннарын өйрәнергә туры киләчәк, җомга саен мәчеткә йөрергә…
– Йөр, йөр, өйрән. Башың бар, акылың камил, татарча сандугач кебек сайрыйсың…
Искәндәр һич көтмәгәндә Җангали турында хәбәрдар булды. Аннары ислам диненә күчәргә теләве дә хупланды. Хак, агасы Пётр Тургеневтан рөхсәт килмәде, әмма воевода ялгышмый бугай, сарайда калыйм дисә, аңа башка чара калмастыр. Ошбу кәттә һәм бераз әтәчләнергә яраткан воеводаның сүз сөреше дөрес булса, хакка чыкса, ул бүген дә үз вазифасын намуслы рәвештә үтәп килә түгелме соң?.. Мәдрәсәгә керү өчен ул иң әүвәл Җангали ханнан рөхсәт алыр, ә ул аны шәехкә җибәрер. Яңа сайланган Колшәриф каршы төшмәс. Телиме моны Җангали хан, теләмиме, Казан халкы Колшәрифне шәех итеп сайлар. Димәк, ул дөрес юлда.
– Мин китим инде, Василий агай.
– Ярый, бар, кит. Мин дә арыдым. Тик онытма, син бүгеннән миңа буйсынасың. Ханбикәне күзеңнән яздырма. Хан минем кулда. Ни сөйли ханбикә, кемнәр белән аралаша, кемгә мөкиббән китә – барысын да миңа җиткереп торырсың. Искәрдең?
Искәндәр дәшмәде, тик баш игән генә итте, аның ары таба бу кеше белән сөйләшәсе килми иде, җитмәсә, борып эче авырта башлады, әллә майлы чучка ите килешмәде инде, тора да кикертә, тора да эчне бора.
– Сөембикә ханбикәне Йосыф бәкнең угылы Юныс морза саклый. Егетләре елгыр, җитезләр, уяулар, оста мәргәннәр. Укны кош күзенә тигезәләр, Василий агай.
– Юныс морзаны беләм. Әлегә сарай хәлләренә игътибар итми кебек. Һәрхәлдә, ул кеше хакында да белешсәң иде. Максаты, теләге нидә? Искәрдең? Хәзер хуш, сау бул!
Искәндәр урамга чыкты һәм тирән итеп уфтанып куйды. Караңгы төшкән, тын гына кар ява. Һава саф, чиста. Тик Искәндәр күңелендәге тәүге хис кенә былчыранган кебек. Бирегә килеп кергәндә, хисләре якты, уйлары изге иде, инде теләгенә иреште – бөтен күңелен тутырып былчырак алып чыкты. Хәерлегә генә була күрсен. Искәндәр үзе дә сизмәстән чукынып алды һәм, берәрсе күрмәгәе дип, як-ягына карангалады. Шундук уйлап куйды: «Җәмилә хаклы, Аллаһы Тәгаләдән бернәрсә дә яшереп булмый. Күңеле исламга тартылып торган адәмен ярдәменнән ташламас әле, иншалла», – дип, сарай тарафына атлады.
Ул белә иде инде: ислам дине, Бохарадагы кебек, Болгар-Казанга кылыч белән килми. Бохара муллалары әүвәл башта халыкларына кылычка таянып хөтбә әйткәннәр. Бер диннән икенче дингә диндар итү өчен, ай-һай, күп кан коярга туры килә христиан вә ислам динен уйлап тапкан пәйгамбәрләргә. Беренче булып кылыч белән халыкны дингә инандырып булмауны ислам дине имамнары аңлый, мәгәр моны аңлау христиан дине руханиларына