Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 37

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

мендәрләр өелгән, терсәк биеклек кенә өстәлләргә ризык-нигъмәт хәстәрләнгән. Асрау кыз, йөгереп килеп, Сөембикәнең кулын юдырды, иңенә салган сөлгесен бирде һәм ханбикәгә соклануын яшермичә карап тора башлады. Сөембикә аңа иелә төште дә:

      – Сөйгән егетең бармы? – дип сорады.

      Кызның йөзенә гүя ут капты, ахыр йөзен яулык очы белән каплады да күзләре белән генә елмая-көлә китеп барды.

      Табын янында алар бик озак серләшеп утырдылар. Казан мәмләкәтенең олуг ханнарыннан булган Ибраһим ханның хатыны Нурсолтан кызы Хөршидә бикә Булат бәк Ширингә кияүгә чыга. Абалары Габделлатыйф һәм Мөхәммәтәмин кебек, Хөршидә дә мәскәүлеләргә йөз тота. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» дигән халык, ни Казан яклы Булат бәк Ширин дә, Хөршидә гүзәл куенына кергәч, Мәскәү ягын каера башлый, Мәскәү кенәзләре белән аркадаш гомер итә. Шул ук вакытта ошбу бәк Кырым ханнары белән дә бик үк начар мөнәсәбәттә яшәми. Ләкин соңгы мәлдә, Сафа Гәрәй ханны Казаннан куганда, Булат бәк кырымлыларга каршы чыга һәм, Сафа Гәрәй ханны «килмешәк» дип, халыкны котырта. Бикә әйтүе хак булса, Булат бәк кылган хатасы өчен үкенә икән, әмма нишләмәк кирәк, Сафа Гәрәй хан үзенең Казаннан куылуын гелән Булат бәк Шириннән күрә икән дигән гайбәт күркәм кала халкына ирешкән икән инде. Бу хакта Сөембикәнең ишеткәне булса да, табында утырганда чәй көйли-көйли Хөршидә бикә шул хакта зарланып алды. Әмма ошбу япь-яшь ханбикә алдында артыграк әйтеп ташладым дигәндәй:

      – Булат бәк минем ирем, Казан мәмләкәтенең мөстәкыйльлеге өчен җанын фида кылды, тәмам җиксенде. Иншалла, халык рәнҗетергә бирмәс. Аллаһы Тәгалә каргышыннан курыкмасалар кагылсыннар Булат бәктәй аксөяккә, соңыннан үкенепләр карарлар да, үткән булыр, – диде.

      Сөембикә ханбикә Хөршидә бикәнең бу сүзләренә ни әйтергә дә белмәде. Ул, гомумән, моңа кадәр сәяси эшләр белән шөгыльләнмәгән иде, бүген исә үзендә ошбу зыялы Казан аксөякләрен бар яманлыктан да коткару теләге туды. Сөембикә тыенкы гына:

      – Кем әйтә, бикә, Сафа Гәрәй хан Казанга килә дип? – дия-дия, урыныннан күтәрелде.

      – Белмәгәнгә сабышып торма әле, гүзәл ханбикәм, Сафа Гәрәй хан атаң Йосыф бәктән «Казанны кире кулыма төшерәм, синең биләмәң итәм» дип, гаскәр сораган, атаң, хәленә кереп, утыз мең кылычлы биргән, диләр. Сафа Гәрәйне беләбез, кыш килмәсә, яз килер, яз килмәсә, җәй килер, озак көттермәс. Тик менә Казан халкы яклармы Сафа ханны?.. Син ничек уйлыйсың, Сөембикә?.. Атаң хәбәр иткәндер, итми булмас… Дәшмисең. Әйе, менә син якларсыңмы аны, юкмы?..

      Күзгә бәреп әйткән бу сүздән Сөембикә бер мәлгә каушый калды. Ләкин икенче мәлдә инде җавабын тапты:

      – Байбикә Хөршидә, борын-борыннан ук явызлар халыкны куркытып, хәйләкәрләр алдалап вә ялганлап буйсындырганнар. Ошбу очракта кем хаклы – Булат бәкме, Сафа Гәрәй ханмы – мин белмим. Ләкин Җангали хан тәхеттә утырган чакта Булат бәкне рәнҗетергә бирмәм, акбикә.

      – Җангалигә

Скачать книгу