Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 43

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

баеталар. Син дә шулардан ерак йөрмисеңдер әле, кирмәнлеләрдән, дим. Җангали хан белән килгәннәре алай ук түгел, менә Шаһгали белән килгәннәрендә иман юк та юк, аракы эчәләр, тәмәке тарталар.

      – Мин андый түгел, мин агам янына кунакка гына килгән идем.

      – Кунакка! – диде күршесе, кинаяләп. – Казанга кунакка килеп Ташаяк базарында югаласыңмы? Кунак кеше Әрмән базарында ял итә, туганый. Шунда бар син, кордаш.

      – Кордаш та кордаш, дисең, үзең кем соң, атың бармы?

      – Бар, – диде әрсезләнә башлаган кунак. – Бар. Монда мине белмәгән кеше юктыр. Ә менә син белмисең икән әле. Димәк, син монда бик сирәк буласың. Юкса тамгачы Сираҗины танымый тормас идең. Тамгачы мин, тамгачы Сираҗи. Беләсеңме күпме товар үтә минем кулдан? – дип тураебрак утырды тамгачы Сираҗи. – Белмисең. Хәер, сиңа нигә кирәк ул. Сиңа мал кирәкми, товар да, күрәм – сиңа кыз кирәк. Шулаймы?

      – Ю-ук, миңа кыз кирәкми, тамгачы Сираҗи, миңа…

      – Йә-йә… Әйдә, әйтмә. Тукта, тукта, сиңа кайсы хан якынрак, тәүге Сафа Гәрәйме, әллә булмаса Җангалиме?

      – Икесе дә арулар, икесен дә хан итеп тотарлык, – диде кенәз Василий, әңгәмәдәшен котырта башлап.

      – Ә миңа Җангали хан ошый төшә. Чөнкиме, чөнки улмиңаэш арттырды, шуннан казнага керем артты. Хәер, ул фәрманны сөйкемле хатыны Сөембикә чыгарттырган диләр. Хак Тәгалә шулайдыр, мин ул чибәр ханымны бер тапкыр гына күрдем, бер күрсәм дә берәгәйле булды – күз алдымнан китми йөдәтте. Менә йөрәккә керде дә урнашты гүзәл зат, шуннан соң ничәмә фахишәне кочып карадым, онытылырмын дип уйлавым иде, юк, күз алдымда һаман ул – ханбикә. Тилерәм дип торам, кордаш. Менә нишләтә безне хатын-кыз, кордаш. Аллага шөкер итәм, әкрен генә арына башладым. Тәмам дивана хәлендә идем, билләһи. Ә бит нибарысы бер тапкыр күрдем. Йөзе, билләһи, ай-кояш кушылган диярсең. Йа Хода, бирсә бирер икән гүзәллекне берәүгә…

      – Ханбикә гүзәл, халык та ярата үзен, – диде кенәз Василий.

      – Ярата гына аз, кордаш. Мин ханбикәбез өчен җанымфидакылырга да разыймын. Менә хәзер, алдыма килеп, «Сираҗетдин, җаныңны бир» дисә, ике дә уйламый, күкрәк парәм ярып, алып бирер идем. Ачуланма, кордаш, атың әйтмәдең, шуңа кордаш диюем. Җангали аңа тиң кеше түгел. Тиң түгел дә түгел менә! Әнә нишләтә Хода адәм баласын. Берәүгә матурлыкны, чибәрлекне, акылны мөлдерәмә тутырып биргән, икенче берәүгә мыскал-мыскал гына, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка кебегрәк. Мин, әйтик, ул гүзәл хатынга Сафа Гәрәй ханны димләр идем. Ыспай, таза, чибәр, акыллы, усал кеше иде, бахыр. Китеп кенә хур булды. Олуг бәк Булат Шириннән курыккан, диләр. Юк, ул хан Булат Ширин бәкләрдән генә курка торган кеше түгел иде, монда урысларның да кулы уйнады, кяферләрнең дә, дим. Шул кяферләр аркасында китеп барды ул горур хан.

      – Әйе, Казанны урыс басты, – диде битараф рәвештә кенәз Василий.

      – Менә-менә, хак әйттең. Урыс басты, бер нугай гына түгел, Казан мәркәзен урыс та, Кирмән татарлары да бастылар. Әшулар арасында иң хәтәре кем? – дип тәкрарлады Сираҗи, бармагын күккә төртә-төртә. – Кем иң хәтәре? Әйе, урыс. Хакәйттең.Әнә шул муенына тавык тәпие таккан кяфер. Хәер, бер уйлаганда

Скачать книгу