Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 7
– Син аларны иртәгә үк куып җибәрерсең, атам, – дип көлде Сөембикә. – Син кумасаң, үзем куармын. Яучыларның бер бүген генә килүләре түгелдер. Кунак ит тә, атам, үзләрен, озат.
– Боларын кунак итеп кенә озатып булмастыр, кызым. Болары Хак Тәгалә юлыннан йөриләр, ниятләре изге, уйлары сафтыр. Болары сине, кызым, Җангали ханга димләргә килгәннәр.
– Җангали ханга?! Ишеткәнем бар да, юк та. Касыйм хан токымнары, урыс яклылар, шулаймы? Урыс кенәзенә гаскәр бирәләр, бергәләп яу йөриләр, кыскасы, ялланып хезмәт итүчеләр, бер сүз белән – имансызлар. Картмы үзе, яшьме, ничә хатыны бар? Хатыны булса, атам, богаулап илтсәң дә бармам.
– Өйләнмәгән әле ул, яңа унҗиде яше тулып килә бугай. Тик син сөярдәй яр гына түгел кебек, кызым. Шулай да мин сиңа ошбу адәмнән йөз чөермәскә киңәш итәр идем, балам.
– Мин, әтием, берәүгә дә кияүгә чыкмыйм. Гомер буена синең янда булам.
– Гомерең буена минем кырда яши алмассың, кызым.Җир әйләнә, ил бәйләнә, дигән олуг галим әл-Хәрәзми. Канат үстергәч, кызлар гына түгел, кошлар да китә. Аннары, кһм, минем сине исән чагымда кияүгә бирәсем килә. Кем белә, дөньядан киткәнче, бәлкем әле, оныкларым күрергә дә насыйп булыр.
Сөембикә кашларын җыера төште, тураебрак басты, атасының күзләренә карады. Шаяртмыймы, янәсе, һәм күрде: атасы шаяртмый, җитди сөйләшә иде.
– Күзләремә туп-туры кара әле, әтием. Кара, кара, әтием, син чынлап та мине Җангали ханга кияүгә бирергә телисеңме?
Йосыф бәк чебен куган аттай башын чайкады, аннары, чарасыз калып, кызының башын күкрәгенә кысты.
– Юк, кызым, юк. Минем сине берәүгә дә бирәсем килми. Кичер, кичер атаңны. Укы, белем ал, башың яшь әле. Тик бит кулыбызга Казан мәркәзе керергә тора, балакай, җир үзәгендәге мәркәз, аты-даны дөньяга таралган кала-ил.
– Әтием, әтием бәгърем, син теләсәң, мин кияүгә чыгармын. Чыгармын. Тик ашыктырма мине, сабыр ит.
– Ярый, ярый, балам, ашыктырмам, сабыр итәрмен. Ә хәзер, бар, туганнарың көтә әнә. Далага чыгарга җыеналар бугай, бар…
Сөембикә күзләре яшь белән мөлдерәмә тулган атасына карарга кыймады, хәер, ул үзе дә елый, ике бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәшә иде. Йосыф бәк дымлы күзләре аша китеп барган кызына карап калды. Анасы кебек үк сылу гәүдәле иде Сөембикә кызы. Йөргәндә гелән аяк очларына баса кебек, гүя менә-менә канатларын җәяр дә очып китәр сыман. Ошбу кызындагы зифалыкны яванлылар рәсемнәрендә күрде бугай, чынында исә бер генә сурәт ясаучы да Сөембикәнең йөреш табигатен бирә алмас, моның өчен аңа моны күрергә, мөкиббән китеп соклану зарурдыр. Йөрү мизгелендәге нәзакәт хәрәкәтләрне күңел күзе күрсә күрә алырдыр, рәссам моны барыбер бирә алмас, чөнки бу хәрәкәтне Йосыф бәк әүвәл Сөембикәнең анасында күргән иде һәм шул хәрәкәт аның хәтер түрендә әле булса утыра, аны берәү дә җуеп та, кырып та ала алмастыр. Ә инде тереклек иткәндә, саф җан иясендә, хәрәкәттә, кочагына кереп иңгән мизгелләрне оныту булмастыр. Хәтер төпсез кое