Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 41

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

әйдә, артларыннан сагалап йөри димәсеннәр әле.

      – Шатлыктан күл буена төшеп хозурланырга булдыңмы?

      Күкрәк түреннән чыккан зәһәр авазны ишетү белән, Мидхәтнең тәне буйлап кымырҗу үтте. Аның артында басып торучы – бригадир Бакиров иде.

      – Әйдә, – диде Мидхәт, каушап калуын сиздермәскә тырышып. – Матур биредә, бер дә китәсе килми. Сөйгән ярларым булса, төннәрем шушында уздырыр идем, сызылып таңнар атканны иңгә иңне куеп каршылауларга җитәме…

      – Карыйм-күрәм, дускай, шатсың, хискә дә урының калган. Теләгемә ирештем, дисең инде?..

      – Ялгышасыз, Зариф. Мин сезгә…

      Бакиров аңа таба атлады. Эчке бер саклану куркынычы тоеп, Мидхәт аңа таба борылды, аякларын киңәйтебрәк басты.

      – Һа-һа-һа! Күрәм, дускай, синең дә сеңерең ул чаклы каты түгел икән бит. Җыелышта бик батыр идең түгелме соң! – Зариф аңа тагын да якыная төште. – Карале, Мидхәт, әйт әле чынын гына? Кешене эт итеп ташлавыңа вөҗданың газапланмыймы? Үртәлмисеңме, үкенмисеңме азрак дим?!

      Бригадирның җилкәләре киң, беләк-буыннары нык иде. Тазалыгы тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Мидхәт исә аның янында йолкыш кына, имән агачы янындагы тал кебек кенә. Кыйнарга ниятеме әллә? Кыйный калса, соңыннан ни буласын күз алдына китерә микән бу Бакиров? Вафа белән Тамчы ерак китмәгән булырга тиешләр әле. Кычкырсам? Юк, ярамас. Сукмый калып, мин кычкырганга тегеләр килсәләр? Эчләрен тота-тота көләрләр, гарьлегеңнән җир тишекләренә кереп китәр хәлгә калырсың. Курыкма, кыю бул, бәйләнә башласа каршы тор!

      – Ялгышмагыз, Зариф. Аңлагыз, мин сезгә начарлык эшләргә теләмәдем, киресенчә, ярдәм итәргә телим…

      – Һэ-һэ-һэ! Нинди изге кеше килгән Карамалыга, әйтәсе дә юк!

      – Һәр кеше ялгышы өчен җәза алырга тиеш.

      – Җәза алырга?! – диде Зариф, Мидхәткә таба тагын бер адым ясады. – Җәза алырга, дисең инде. Беләсеңме, дускай, син минем телемнән тартып алдың бу сүзне. Мин сиңа нәкъ менә шул турыда әйтергә җыенган идем. Әйе, әйе, бер генә явызлык та җәзасыз калмаска тиеш. Бу хакыйкать ич, дөрес әйтәсең…

      Мидхәт сакланырга да өлгермәде…

      Су салкын иде. Өскә калкып чыгуга, аяк очы төпкә тиде. Мидхәт, басманы чамалап, шунда таба тибенде.

      – Кул биримме, үзең дә чыга алырсыңмы? – диде Зариф, басма читенә чүгәләп. – Хәер, түзәрсең. Карамалыга килгән һәр килмешәкне без Зур күлдә коендырып чыгарабыз. Ни чара кылмак кирәк, бабаларыбыздан калган йола. Килер-килмәс борын, син дә бик узына башладың, изге суларның шифасы тиеп куймасмы үзеңә…

      Мидхәт дәшмәде, басма баганаларына тотына-тотына, күл читенә чаклы килде дә, судан чыгуга, басма ягына әйләнеп тә карамыйча, калтырана-калтырана, авылга таба йөгерде.

      Кунак йортын караучы Хәтимә апа Мидхәтнең лычма суга батып кайтып керүен күрде дә аһ итте.

      – Ай Аллам, әллә яңгыр явамы, кичтән аязып тора иде түгелме соң?

      – Суга төштем, – диде Мидхәт, күзен дә йоммыйча

Скачать книгу