Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев страница 4

Разрешите на этом закончить и пожелать педагогическому коллективу училища плодотворной работы в воспитании учительских кадров – инженеров человеческих душ.
Да здравствует наше родное училище – кузница кадров, наша Alma Mater!
Сабантуй бизәкләре
Бераз гына тарих…
Бу хәл 1920 елның 27 маенда була. Ул көнне Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында карар кабул итәләр. Бу тарихи декретка В. И. Ленин, М. И. Калинин һәм А. С. Енукидзе кул куялар. Ә 25 июнь көнне Казан Советының Казан губернасы партия, профсоюз, комсомол органнары вәкилләре белән берлектә уздырылган тантаналы утырышында Татарстан АССРның Вакытлы Революция Комитетына власть тапшырыла… Республикабызның туган көне татар халкының бик борынгыдан килгән хезмәт бәйрәме белән бер көннәргә туры килә. Ул бәйрәмнең исеме – Сабантуй… Борынгы дигәннән, аның тамырлары бик еракларга китә…
Кешеләр кайчандыр таштан – корал, юан агачларны чокып – көймә, балык сөягеннән энә ясаганнар, юкәдән чабата үргәннәр, ике тәгәрмәчле арбалар әмәлләп, йөк тартканнар… Цивилизациянең үсүе, социаль хәлләрнең үзгәрүе, сыйнфый көрәшләр нәтиҗәсендә бик күп төрле хезмәт ысуллары алмашынган, кирәксезгә чыккан, онытылган. Болар турында инде без тарих китапларында укып кына беләбез. Ләкин урта полосадагы кешелек җәмгыяте өчен бер дә искерми торган бер хезмәт бар, ул – игенчелек. Дөрес, җирне эшкәртү, аннан файдалану формалары гасырлар буе үзгәреп торган, әмма хезмәт халкының туклану нигезе тәшкил иткән икмәкне җитештерү кешелек җәмгыятенең төп шөгыльләреннән булып килгән. Игенчелек – Идел буенда яшәгән борынгы Болгар халкының төп кәсебе булган. Игенче болгарларның нәселе – Идел буе татарларында да ул шулай көнкүрешнең төп тармагы булып килгән. Шунлыктан Идел буе татарларының бөтен әдәбиятында, халыкның авыз иҗатында, гореф-гадәтләрендә игенчелеккә бәйле бик күп йолалар чагылыш тапкан. Бу йолаларның барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар, ул – игенчелек эшен изгеләштереп карау, аңа табыну. Татар крестьянының гасырлардан бирле килгән тирән ышануынча, иген иккән кеше начар холыклы, бозык табигатьле булмый. Иген иккән кеше начар юлда йөрми, кан коймый, мәкерле булмый, дустына, иленә хыянәт итми. Иген игү – егетлек, булганлык билгесе, саф күңеллелек билгесе. Икмәк үстерү – илеңә, халкыңа игелек күрсәтү дип бәяләнгән. Әнә шуңа күрә XVII йөз татар шагыйре Мәүла Колый үзенең «Хикмәт»ләрендә игенчелек хезмәтенә дан җырлаган, аның фикеренчә, «Хак колларына игенчелек – иң хуш һөнәр, иген иккән кешенең дөньялыгы вә ахирәтлеге – үз кулында…»
Дөньяда башка бер генә хезмәтнең дә, ихтимал, шундый хөр, тарихның үзе кебек чал, милли дә, интернациональ дә үз бәйрәме юктыр. Ә игенчелекнең шундый бәйрәме бар. Ул бәйрәмнең туган җире – Идел буе болгарлары яшәгән төбәк.