Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев страница 7

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

кирәк, аңа да әйләнергә кирәк. Бәлки, бөтенләй кереп тормаскадыр? Халык шаулап көлсә, авыз ерып мыскыл итә башласалар нишләрсең?

      Башка халыкта андый гадәт бардырмы, әмма Идел буе татарларында бик күркәм бер традиция яши: Сабантуйда иң соңгы булып килгән атка бүләк бирү гадәте ул. Моны өлкән яшьтәге хатыннар, карчыклар эшли. Алар Сабантуйга килгәндә махсус рәвештә бер бүләк алып киләләр: кыз вакытта үзе чиккән сөлге, эскәтер, ашъяулык, баш яулыгы… Соңгы килгән атны әнә шулай карчыклар, өлкән яшьтәге хатыннар (күбрәге тол хатыннар) чорнап ала, ул атның башыннан сыйпыйлар, муеныннан кочаклыйлар, йөгәненә бүләк бәйлиләр… Татар халкының элек-электән атка иптәш, дус, туйдыручы итеп карап килүеннәндер инде ул гадәт. Бу вакытта мәйдан уртасында ак яулыклар, чуар эскәтерләр белән күмелеп калган атка ул хатыннар һич тә хайван итеп түгел, ә тормышның ниндидер бер гаделсезлеге аркасында кимсетелгән бер адәм баласына карагандай карыйлар. Бәйрәм – гомумхалыкныкы, аннан бер җан иясе дә китек күңел белән китәргә тиеш түгел. Аннан соң, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу – ул инде элек-электән хезмәт халкының матур гадәте…

      Татарча көрәш. Мәйдан батыры

      Татар авылларында хезмәт сөймәгән, эш эшләмәгән кешегә борынгы заманнардан килгән гадәт буенча урын булмаган. Татар фольклорындагы меңнәрчә җырлар, меңнәрчә мәкаль эш сөймәс ялкауларны тәнкыйть итә. Эшсезнең ил өлкәннәре каршында да, егет-кызлар арасында да абруе юк. Ләкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан ун-унбиш көн кыр эшләренә йөрмәгән. Моңа халык үзе юл куйган, үзе шулай кушкан. Хәллерәк йорттан булса, ул кешегә мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында теләгәнчә йомырка, сөт-май торган. Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган…

      Ул – көрәшче. Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап көрәшергә кирәк булачак. Картларның бөтен өмете шунда. Кайвакытта батыр егет күрше авыл Сабан туйларына барып та көрәшә, бер елда берничә урында батыр кала. Моның дәрәҗәсе тагы да зуррак. Көрәшченең татар халкы арасында абруе искиткеч. Казан артында татарча көрәшнең бөтен нечкәлеген, әдәп-әхлак кагыйдәләрен белгән көрәшчеләр авыллары бар. Элек-электән Казан артында Курса авылларының көрәшче буларак даны зур иде.

      – Сабантуйга курсалар килгән! – дигән хәбәр авылны тетрәтеп куя иде. Колхозлар төзелгәч, ул авылларның исемнәрен дә үзгәрттеләр: «Көрәш Курса», «Батыр Курса» һ. б. Курса исемендәге авыллар өч-дүрт булганлыктан, халык әле дә аларны шулай исемләп йөртә.

      Көрәшне күзәтеп торучылар – авылның иң могтәбәр картлары. Хәзер инде көрәшкә авырлык категориясе буенча кертәләр, инде Сабантуйда шәһәрдән кайткан тәҗрибәле спорт мастерлары да көрәшә – әмма аларның язмышын да әнә шул ил картлары хәл итә… Сабантуй мәйданында гаделсезлеккә урын юк. Чөнки ул – хезмәт халкының иң демократик йоласы.

      Сабантуйда батыр калган егетнең авыл халкы алдында дәрәҗәсе – искиткеч. Батырны һавага чөю – мәйданның соңгы акты. Батырның алган

Скачать книгу