Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 13
Нәкый аганың фәнне фактлардан ясавында. Киресенчә түгел. Барлыгы өч меңгә якын китап битеннән (120 басма табактан артык) торган өчтомлык бу хезмәтне карап чыккач, Нәкый аганың, гыйлем иясе буларак, хезмәт җитештерүчәнлегенә гаҗәпкә каласың. Шул том нарны күрәсең дә уйлап куясың: менә утыз-кырык яшьлек фән кешеләренә дә шулай эшләргә иде! Галим кешенең үзен тәрбияләп үстергән халкы алдында бурычы бик зур бит!
1920 елда язган «Коммуна тимерлегендә» дигән шигырендә шагыйрь Нәкый болай язган:
Эш кенә – дуслык, татулык чишмәсе;
Эш кенә тик – коммунаның чәчкәсе.
Эш кенә – көч, эш кенә – ир ирлеге:
Әй, граждан! Әйдә эшкә, кил бире!
Кыс тимерне! Ал чүкечне, балтаны!
Бәр тимергә тукмагыңны! Бәр тагы!
Нәкый Исәнбәт егерме яшендә әйткән әнә шул фикеренә гомере буе турылыклы булды.
Нәкый ага – тагын әле тарихчы, этнограф, драматург, тел белгече, педагог… Фәннең елдан-ел зуррак тизлек белән үсеп тирәнәя барган бер чорында – безнең заманда – боларны колачлау җиңел эш түгел. Нәкый аганың каләменнән тамган әдәбият җәүһәрләре… татар халкына гаҗәеп зур хезмәт күрсәтәләр. Татар академия театрының сәхнәсендә зур уңыш казанган «Хуҗа Насретдин», «Зифа», «Һиҗрәт»… Тарихи шәхесләрне – Мулланур Вахитов, Муса Җәлил образларын иҗат иткәндә драматург Исәнбәткә хас булган кыюлык законы эш итте. Әйтерсең лә сәхнәдә әсәрне уйнамыйлар, ә тарих пәрдәсе күтәрелеп, бөек көрәшнең – халыклар бәхете өчен изге көрәшнең – чын бер периоды күренеп ала. Менә Ленин шәкерте – үлемсез Мулланур – татар сугышчылары алдында ялкынлы речь сөйли:
«– Иптәшләр! Бөек Октябрь резолюциясе аркасында туган, кешелек тарихында беренче мәртәбә азатлык гөле булып чәчәк атарга бөреләнгән безнең яшь, яңа Советлар җөмһүрияте куркыныч астында…
Хөр илнең мәгърур уллары без булып без моңа юл куярбызмы? Йә, әйтегез, аналарыбыз су алган Иделдән бүген шушы ятлар килеп су алырмы?»
Бу – Исәнбәт теле, геройны Исәнбәтчә тасвирлау, аны чын халык улы итеп халыкка күрсәтү…
Зал тетрәнеп тыңлый. Мулланурны мондый бөек итеп, тарих сәхнәсенә очраклы рәвештә түгел, ә тормышының бөтен барышы белән әзерләнеп чыккан революционер итеп Исәнбәттән башка бер генә язучының да күрсәтә алганы юк әле.
Менә нечкә күңелле, ләкин корыч характерлы Муса Җәлил. Юк, дошманны ул күкрәк-мускул көче белән түгел, ә психологик яктан җиңде. Мораль яктан җиңү әнә шул нечкә лирик җанлы шагыйрьдә булды. Мулланур, Муса турындагы әсәрләр Исәнбәт каләме астында оптимистик трагедиягә