Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 9
Ике мичман мине каштан аллеясына күмелгән урамга кадәр озата төштеләр.
Хәтәр йорттан чыгып, куе яфраклар астындагы тротуардан атлаганда, кинәт кенә күз алдыма әти килеп басты. Аның тавышын ишеттем сыман. Бераз бөкрәя төшкән нужалы гәүдәсен, камыт аякларын күрдем сыман. Шунда әтинең тонык тавышы ишетелде кебек:
– И улым, улым, син дә саттыңмыни инде мине?..
Мин айнып киттем. Күңелем җиңеләйде. Кычкырасым килде:
– Юк, әти, юк! Синең исем-фамилияңне сатсам, җирдә яшәү миңа хәрәм булсын!
…Берничә ел үткәч, КГБ чиновниклары миңа ялган белешмә бирделәр: әтиегез 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән. Ә университетта эшли башлагач, үзем кебек кыерсытылганнар белән танышып сөйләшкәндә, бер нәрсәне белдем: бөтенебезнең дә әтиләре 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән икән. Нигә алай?.. Моны без, кыерсытылганнар, исәпләп чыгардык. Статистика өчен. Үзебезне һәм чит илләрне алдар өчен. 1942 ел – сугыш вакыты ул. Димәк, Колыма, Магадан, Якутия, Караганда лагерьларының корбаннарын да сугыш чутына керткәннәр.
Үлемнәр, каберләр, кеше сөякләреннән ясалган статистика. Кабахәт, җирәнгеч статистика…
Дәүләт иминлегенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы хезмәткәрләренә – XX гасыр каннибалларына – нәләтем. Торгынлык елларының чиновникларына, алдакчыларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып Сталинны сагынып яшәүчеләренә – нәфрәтем.
Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә. Һәм минем моңа хакым бардыр кебек.
Европага тәрәзә тишкәндә…
Минем беренче зур сәяхәтем – Балтикага бару – шактый гыйбрәтле булды. Мин шуңа кадәр авылда укытучы идем, бу турыда «Торналар төшкән җирдә» әсәремдә яздым. Әмма анда мин үзебезнең эшелонның каян, ничек барганын язмаган идем. Башта ук шуны әйтергә тиешмен: дөнья күрмәгән кеше укытучы булып эшләргә тиеш түгел. Югыйсә бездә Арчадан, Минзәләдән ары узмаган яшьләрне шул ук үз якларына укытучы итеп җибәрәләр дә, и ул сөйли инде: тайгада менә болай, чүлдә менә тегеләй, диңгездә прилив һәм отлив була, джунглиларда шундый куелык, ди.
Юк, укытучы буласы кешегә, һич югы, үзебезнең ил буенча бер тапкыр экскурсия оештырырга кирәк. Джунгли ук күрмәс ул безнең илдә, әмма күргән хәтлесе дә аз булмас.
Шулай дөнья күрәсе килеп, зур дәрт белән чыгып киттем. Зур дәрт белән Татвоенкомат сәндерәләрендә кундым, күңел гел ашкына иде. Ике кич кунгач, стройга тезеп, вокзалга алып бардылар да товар вагоннарына тараттылар. Безнең команданы алырга килгән өлкән лейтенант белән беренче статьялы старшина юньле булып чыктылар – бер генә дә кырыс сүз әйтмәделәр. Хәер, без үзебез дә юньле: сугыш вакытында тезләнеп йөк тарткан, борын белән җир сөргән малайлар. Татары да, урысы да. Беренче төнне үк мин, тарих факультетының читтән торып укучы студенты, бүгенге кешеләрнең яшәү рәвеше тарихын өйрәнә башладым. Без Ганнибал