Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 11

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

белән ачы бал чөмереп утыралар иде. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл, күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Миңлегали белән Нургали читенсенеп ишеккә таба чигенделәр. Хәкимулла, бераз гына төшереп алса, үгез кебек куәтләнә һәм үҗәтләнә иде – ул түргә узды. Кызыл йөзле адәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады:

      Сезнең колхоз дигән нәрсәгездә

      Туя икмәк ашап булырмы?

      Шундый матур сүзгә генә ышанып,

      Аерым хуҗалыкны ташлап булырмы?

      Авызы ерылган икенчесе тамак төбе белән генә кыска көйгә җырлап җибәрде:

      Хатын-кызлар уртак,

      Маңгайларга…

      Бу җырны егетләрнең моннан биш-алты ел элек ишеткәннәре бар иде. Бу яңа нәрсә түгел. Нишләргә? Председатель Тимерхан бит аларга, ишегалдына кертеп бирегез дә чыгып китегез, диде. Башкасын ул әйтмәде. Нишләргә? Шулай уйланып торган арада, Борһан почмак яктагы аралыктан ашъяулык япкан зур яшел табак күтәреп чыкты. Чаршау ачылып киткән арада, морҗага ышыкланып качып торган кешене күреп, Хәкимулла телсез калды. Почмак якта шыкаеп торган кеше – Васфикамалның әтисе – каенатай Заһри иде. Алай икән…

      – Әйдә, сыйдан рәхим итегез, – дип, Борһан егетләрне сәке кырына утыртты. Табак өстендәге ашъяулыкны ачып, егетләргә мыскыллы караш ташлады. Табакта… әле генә абзардан алып кергән туң сыер тизәге иде. Иң башта Хәкимулла сикереп торды.

      – Син, – диде ул, йодрыгын Борһанның борын тө-бенә терәп, – син! Мин сине нишләтергә белермен! Мин синең… – Ул яман сүгенеп җибәрде.

      Борһан көчле кулы белән борын төбендәге йодрыкны сабыр гына урынына төшерде. Мыскыллы елмайды.

      – Йә, күрше, син нәрсә, Борһан абыең сине сыйлый, ә син аңа кул күтәрәсең. Кешегә кул күтәрү – хатын алыштыру түгел ул. Шту син…

      Кызыл йөзлеләрнең берсе авыз тутырып елмаеп Хәкимуллага дәште:

      – Йә син, калай әтәч, әйтеп бирче: сезнең колхозыгыз атамы ул, анамы?

      Хәкимулланың күзләре урыныннан купкан иде.

      – Ата, – диде ул, җиңеннән өстерәп маташкан Нургалине читкә этәреп. – Ата. Ну, ул синең ише ырвачларны беләсеңме нишләтә? – Хәкимулла бер сүз әйтте: – Әнә шуңа күрә ата ул, белдеңме шуны! Мин сине нишләтәсен белермен…

      Ишекне «дык» итеп ябып, егетләр чыгып киттеләр. Атларның сыртына берәрне чиртеп, амбарга таба юырттылар.

      Ул кичне эштән кайткач, Хәкимулла Васфикамал белән сөйләшмәде.

      Йомры башлы, кәкре аяклы ир бала

      Инде ул көннәр артта калдылар.

      Инде бишенче ел киткәндә, бөтен авылга «кысыр» дип даны таралган Васфикамал күрше урыс авылыннан тозлы кыяр алып кайтты. Ташлытауда иртәгә Сабантуй буласы иде. Ачы бал үкереп утырган, яңа тарттырган бодай оныннан келәт эчләре ап-ак булган, суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде.

      Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота-йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хәерлегә булсын… Көтү кайткан вакыт иде, Ташлытау сабан туена чакырырга

Скачать книгу