Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 14
– Запас пирвый категори, – диде Шәйхи хәлфә аның турында. – Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.
Сугыш, сугыш…
Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем белсен? Шәяхмәткә сугыш нибары ярты ел эләгеп калды. Ә менә аның өлкән абыйсы Шәйхигә кирәгенчә эләкте. Гумбинен янындагы каты сугышта әсирлеккә төшкән Шәйхине эчке Германиягә озаттылар.
Шәйхи солдат шул вакытта Һоһенцоллерннарның җәнүби Алманиядәге язгы сарайларын күреп телсез калды. Дөньяда Һоһенцоллерннар да яшәгән, Кара Чыршының Кәлимулла Шәйхие дә яшәгән! Бу сарайның һич тә тарантас лапасы, мүкле абзар, Кәлимулла карттан калган иске келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычлар кырына асылынып үскән әллә ниткән җимешләр… Салават күперенең бөтен төсен чагылдырган түшәмнәр, күтәрелеп карасаң, бүрегең төшәрлек манаралар. Аяк астында им өчен бер шырпы кисәген тапмассың… Бераздан исә ул Вюнсдорфка күчерелде.
Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Аны әсирләр өчен чыгарыла торган татар газетасына эшкә алдылар, алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда спектакльләр куеп йөрделәр.
Герман профессоры Готһольд Вайль әсирләр арасында татар җырларын язып йөрде. Шәйхи солдат монда да кирәкле кеше булып чыкты. Ул мәдрәсәдә ятлаган «Тәндә җаным»ны профессорга җырлап күрсәтте. Профессор, боларны җыеп, китап чыгарачагын тылмач аркылы сөйләде. Апрель аенда Вюнсдорф кырында алар Сабантуй да ясадылар. Шәйхи солдат шул вакытта Кара Чыршы авылында беркем дә күрмәгән һәм күрмәячәк хәлләрнең шаһиты булды. Сабантуйда алар татарча көрәш, капчык сугышы кебек милли уеннарны күрсәттеләр. Аннан герман атларын җигеп җир сөрделәр, ат җитмәгән сабаннарга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән орлык чәчеп күрсәттеләр. Шәйхи солдат җир буенча беренче булып барды, тубалдагы бодайны бисмилла әйтеп герман җиренә чәчте… Германның кара-көлсу туфрагына бодай бөртекләре белән тавык йомыркасы сипте. Татар йоласы! Орлыклар шулай эре булсын! Әйләнә-тирәдә шакмаклы чалбар, цилиндрлар кигән Берлин байлары, муеннарына ак челтәр чорнаган озын күлмәкле көяз хатыннар шау- гөр килеп кул чаптылар, «Гут-гут, татариш зольдатен гут!» дип шауладылар. Әсирләр акчасына ялланган герман солдатлары җиз торбаларда «Каз канаты»н уйнады. Аннары җилкәсенә ниндидер аппаратлар асып, авызына юан сигара капкан берәү нәрсәгәдер кычкырынгалап йөгереп йөрде. Моны Америкадан килгән гәзит мөхбире, диделәр. Гәзитнең исеме «Чикаго трибюн» икән. Кара Чыршы авылының крестьяны Шәйхи Америка корреспонденты алдында тубал асып рәсемгә төште. Аннары әсирләрнең җитәкчесе булган бер укымышлы кеше нотык сөйләде. Шәйхи солдат аның нәрсә сөйләгәнен аңламады, ак якалы, кара казакилы, кара биек эшләпәле бу татар егете саф немецча сөйләде. Ләкин ахырдан татарча да өстәп куйды: