Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 15
Ул көнне беркем бернәрсә аңламады. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып көйрәттеләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуй итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде – морҗачы гына килеп җитмәгән иде. Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар…
Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән, беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки, ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Аннан күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар! Ә осоавиахимчылар? Добрахимчылар дип йөрткәннәр иде үзләрен башта. Алар сөйлиләр иде, имеш, иптәш Ворошилов бер чакрымнан атып инә күзенә тидерә дип. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, германың түгел, чуртым да чыдамас! Бер карыш та бирмибез дип әйттек бит моңарчы.
Шулай тагын ике көн узды.
Менә беркөнне кичен көтү кайтканда авыл дерт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да, машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач, әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимичә, күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь.
Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды.
Сугыш шулай башланды.
Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде – бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән каенана талашалар, бер-берсенә җәбер сүзләре әйтәләр иде – хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде – үпкәләүләр бетте. Сугыш дөньяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән.
Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп утырды.
– Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, энем җаным, – дип өзгәләнде. – Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме. Морҗаны коелы итеп чыгарсын. Әти белән аларның борчаклары бик пешеп җитми, син күз-колак бул. Их, туганым! Син әле монда каласың, Нургали