Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 17

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

тешсез авызларын ачып, Ташлытау юлына карап торалар. Бер карт яшелләнеп муртайган, казыклары авышкан киртәгә сөялгән. Әрекмән арасыннан аның манган иске киез итеге күренә. Өстендә кызгылт-сары иске тун. Башында беләүләнгән түбәтәй. Аның күптән дөньяга чыкканы булмагандыр, ахры, чепи күзләре кояшка чагыла, үзенең авызында сүз чынлыгы өчен бер теше юк. Ул, кипкән иреннәрен шапылдатып, ямьсез авызын киң ачып, корышкан кулларын колакларына күтәреп, азан әйтә:

      Әшһәде әнлә илаһә иллялла-а-аһ!

      Вә әшһәде әнлә Мөхәммәде рәсүлулла-аһ!

      Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул калтырый-калтырый көйләде. Бу тавыш үлемне искә төшерде. Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш, үкереш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде… Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде.

      Инде атлар кузгалдылар…

      Авыл мәет чыккан йорттай тын калды.

      Бары тик карчык-коры гына ул көнне Хәбирә карчыкка йомырка илтте. «Шушы йомырка кебек бөтен көе кайтсыннар», – дип, Хәбирә карчыкның ян сәкесендә ул көнне бик күп дога укылды.

      Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер ходлы арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.

      – Бәндәләр күз яше бу, – дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр, аналар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады.

      – Көненең дә… ачуым килмәгәе, чисти… фәләне… канады, – дип сукранды ул. Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш җыйганчы аңа тапшырганнар иде.

      Яңгыр тоташтан койды…

      Урамнар йомшарды, кырда арыш башаклары сыгылып төште. Яңгыр Хәкимулланың морҗасы чыгарылмаган өенең түбәсенә койды – аннан яңа такта исе таралды. Басудагы игеннәргә койды – аннан баллы ис, юеш салам исе таралды. Ташлытау военкоматының түбәсенә койды, залының түшәменә үтте дә стенасын чылатты. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган соңгы эзләре җебеде. Атна буе яуган яңгыр Шәйхи картның өйалдына үтте, яңгыр үткән урыннарга ул табаклар, ләгәннәр тезде.

      Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды…

      Ат җиккәндә үзең җик

      Сугыш җан өшеткеч бер хәл икән.

      Кара чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә, клубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. Якын-тирәдә кара чыршыларның җырчы халык икәнлеге мәгълүм иде.

      Инде җыр тукталды. Кешеләр үз эчләренә яшеренделәр. Тоз, кәрәчин, шырпы, сабын… Гасырлар буенча килгән саклану рефлексы кешеләрне шуңа этәрде. Мөмкин кадәр сак булырга, мөмкин кадәр исәп белән тотарга. Табарга, тупларга

Скачать книгу