Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 19
– Расларга дигән тәкъдим бар, – диде кемдер.
– Кем дә кем… Бертавыштан.
Картның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Ул шулай аңгырайган көе кайтып китәсе иде, ярый әле, райкомның беренче секретаре – Искәндәрев фамилияле шәһәр егете – Шәяхмәтне бюро утырышыннан озата чыкты. Тәмәкесен кабызып, тар коридорда картның җилкәсенә кулын куйды.
– Син, иптәш Кәлимуллин, зур йөкне өстеңә алдың. Менә яшь кешенең киңәшен тыңла. Халык алдында бервакытта да үзеңнең көчсез икәнеңне күрсәтмә. Халык алдында җебеп төшмә. Сөйләгәндә ышаныч белән генә сөйлә. Аерым кешеләрне масса алдында сүкмә. Масса алдында күбрәк мактарга тырыш. Сүгәсе кешең булса – аерым сөйләш. Ат җиккәндә, үзең җик – кешедән җиктермә. Халык кара куллы җитәкчене ярата. Көчең җитмәс лодырь белән бервакытта да кеше алдында бәхәсләшмә. Без ярдәм итәрбез, ләкин үз башың үзеңдә. Ну, бывай… – Карт шунда гына аңына килде.
…Председатель булып расланып кайткан көнне Шәяхмәт колхозның гомуми җыелышын җыйды. Үз гомерендә беренче мәртәбә җыелыш ачты. Мөмкин хәтле русча сүзләр кыстырырга тырышты.
– Давайте, иптәшләр, алгарак узыгыз. Бик серьёзный әйберләр турында сөйләшәсе бар, – диде, клубка җыелган хатын-кыз, карт-корыга дәшеп. – Менә икенче атна сугыш бара. Колхозчылар җанын фида кылып тырышалар, иптәшләр. Әмма ләкин безнең колхоз членнары арасында эшкә салкын караучылар бар. Кайбер эштән турыдан-туры баш тартучылар – откащиклар бар. Эштән отказ бирү – бүгенгесе көндә җинаять эше. Откащикларга рәхим-шәфкать булмаячак. Эшкә чыгып та, адәм рәтле эшләмәгән иптәшләр юк түгел. Алар белән мин аерым сөйләшермен. Кайберәүләр уйлыйлар, шту мин үз кеше, малограмотный дип. Юк, җәмәгать, алты сукканга бер атлаган ала бия кебек йөрүчеләргә миннән пущады булмаячак. Птамушто, фронтка икмәк кирәк…
– Иптәшләр, белеп торыгыз, – дип, сүзен тәмамлады ул, – безнең Кызыл Армия герман армиясен барыбер җиңәчәк, сугыш бетәячәк. Колхоз яңадан элеккечә булаячак…
Бу беренче тапкыр чиркәнчек алу иде.
Шулай да элеккеге Шәяхмәттән арынып председатель Шәяхмәткә әйләнү бик авыр барды. Менә, мәсәлән, телефоннан сөйләшүне генә ал. Тимерхан стенадагы телефонны бора иде дә, бугаз тамырларын бүрттереп, райондагы әллә кемнәр белән кычкырып сөйләшә иде. Шәяхмәттән анысы булмый. Ләкин районга көн саен кич бер чылтыратырга кирәк. Телефон бик начар эшли, шуның өстенә бер линиядә биш авыл. Тегеннән дә, моннан да тыгылалар. Һәр авыл кичке алтыда районга мәгълүмат бирә. Бу – бик авыр эш.
– Ташлытау! Ташлытау, дим! Әлү, әлү, Ташлытау! – Шәяхмәтнең кичләре әнә шулай газаплы уза. – Чү, кайсыгыз өрә анда? Өрмә, өрмә, Алланың әче каһәре суккыры! Ташлытау! Ташлытау! Өрмә, дим, анда, кайсы авылныкы син? Өрмә, чукынчык, барыбер кем икәнеңне беләм мин синең. Хисмәт чукынчыгы бит син. Ташлытау… Әлү. Әлү. Өрмә, дим, башың