Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 2

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

– дип, төнлә җәнҗал чыгарган.

      Йа Алла! Моны күрше-күлән белсә, нихәл итәрсең? Идарәгә ишетелсә, ни хурлык.

      Ләкин монысы әле башы гына булган икән. Кояш чыгып көянтә буе күтәрелүгә, Атҗабардан кода белән кодагый килеп җиттеләр. Биек якалы толып кигән кода дигәне өйгә кереп коры гына сәлам бирде. Кодагый сәкегә утырып дога кылды.

      – Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? – диде. Кода да, кодагый да, як-якка каранып, кыз белән кияүне эзләделәр. Шәяхмәт абзый белән Зәйнәб җиңгигә шул вакытта җир тишеге генә кирәк иде! Ләкин аңлашмыйча булмый. Авыр тынлыкны коры кода бозды.

      – Йә, безнең кыз сездәме? Кеше төсле эшләргә ярамаганмыни? Сорап алып китәргә ярамаганмыни? Аның, шөкер, атасы-анасы бар! Зинадан тумаган бит ул, тиомать!

      Шәяхмәт дер-дер килде.

      Шул минутта йортка Хәкимулла килеп керде. Түбән карап кына эшне аңлатты.

      – Миңниса үзе тавыш чыгарды… Таң алдыннан чыгып китте… Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зрәгә пырдымсызланды…

      Монысы коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады.

      – Әле сез шулай иттегезмени? Алай икән… Тәк, тәк… Моның өчен беләсезме нәрсә?

      Хатыннар елап җибәрделәр. Коры кода калтырана башлады:

      – Не смей сез кеше баласын алай страм итәргә! Менә мин сезне хөкемгә тарттырам! Имейтевиду, әгәр сезне падсуд торгызмасам! Сез минем кем икәнне белмисездер әле, тиомать! Атҗабарның ветсанитары Хисмәт булырмын мин! Сезне судья алдына бастырмасам, я буду собака!

      Алар кызу-кызу җыенып чыгып киттеләр. Капкадан атны борганда, Хисмәт кода зур йодрыгын тагын бер селкеде.

      – Әгәренки кыз өйгә кайтып кермәгән булса, аталы- уллы авылдан сөрдерәм мин сезне, тиомать!

      …Көн уртасына таба буран котырды. Хәкимулла ат җигеп Хисмәтләрнең күрше авылдагы туганнарына китте. Кыз аларга кермәгән иде. Кайтышлый адашты. Маяктан маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җәфалангач, маяк төбенә утырды да, тезгенне кулында тоткан килеш үкереп-үкереп елады. Бераздан маяклар арасыннан толып киеп атка утырган бер адәм килеп чыкты. Бу Миңлегали иде.

      – Әйдә, Хәкимулла абый, борчылма, тегенең эзенә төштем мин, – диде. – Ташлытауга апаларына барып кергән. Әйдә, буран басыла, авылга таба барып карыйк…

      Хисмәт кода судлашып йөрмәде. Күп тә үтмәде, аның кершәнле кызы Ташлытаудагы мануфактура кибетендә эшләүче бер егеткә ябышып чыкты. Авыл халкы бу вакыйганы артык куертмады. Тик Хисмәтнең туйда бөтен кешедән артык эчеп тә теле бәйләнмәгәнен шаккатып сөйләп йөрделәр. Имеш, кодалар ат туарган арада, ул кызыннан бер кадак май белән ярты каз сорап алган да лапас астына кереп, шуларны сыпыртып чыккан. Ахырдан никадәр генә сыйласалар да, Хисмәт коданы берәү дә исертә алмаган.

      Шулай да Хисмәт, туйдан кайтышлый, Шәяхмәтләр капкасы яныннан чанада җырлап узды.

      Биек тауның башларында

      Тезелеп

Скачать книгу