Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 21
Гомер буенча авылда дошмансыз яшәгән Шәяхмәт өчен бу хәл бик авыр тоелды. Әмма нишләмәк кирәк? Шуның өчен дә сугыш вакыты бит ул. Ләкин бу Шәяхмәт өенә килгән күңелсезлекләрнең башы гына иде әле…
Хәер, Шәяхмәтнең өенә хәсрәт килгәнгә инде берничә көннәр иде. Моны әле тик бу йортта белмиләр генә иде. Кара хәсрәт борчак басуыннан торып Шәяхмәтнең нигезенә керәм-керәм дип һәр төнне канатын җилпи иде…
…Аяз төннәрнең берсе иде – Шәйхи картка басуны бер әйләнеп кайтырга куштылар. Борчак җиренә килеп җиткәч, карт анда ниндидер бер чүмәләчекнең кыймылдаганын күрде. Шуннан, ни булса – шул, язмыштан узмыш юк дип, таягына таянып карт шунда атлады. Артык курыкмады. Мин изге милекне саклыйм, шаять, Ходай Тәгалә ярдәм бирсә кирәк дип, тегенең башына имән таягы белән берне томырыйм дигәндә генә… теге чүмәләчек әкрен генә аягүрә басты да: сау-сәламәт кенә яшисеңме, дәү абый, дип кулын бирде. Шәйхи картның шунда, егәре китеп, теле тотлыкты. Ни күзе белән күрсен, каршысында энесе Шәяхмәтнең улы Нургали басып тора иде. Өс-башы таланган, билгә кадәр кара сакал, яланбаш. Башта «безнекеләр ни хәлдә, фәлән-төгән» дигән булып сорашты. Дәү абзый, диде, мине күргәнеңне бер кешегә дә әйтмә. Урман эшенә чыдый алмыйча, ФЗӨдән качкан идем, менә хәзер ерткыч хәлендә калдым, барып җәвит итәргә дә куркам, диде. Шәйхи карт телсез калды.
…Сугыш вакытында кемнең генә йортында кайгы-хәсрәт булмый? Кемнеке үлгән, кемнеке хәбәрсез, кемнеке аяксыз-кулсыз госпитальдә ята. Ләкин халык, гадәт буенча, берсе өстенә килгән кайгыны бөтен ил белән күтәрә, берсен берсе юата:
– Ил белән күрәбез, ил белән. Шунысын уйласаң гына бераз күңел җиңеләеп китә, – дип, күрше-күлән кайгыларын уртаклаша тордылар. Тик Шәяхмәтләр өенә килгән хәсрәт кенә ил хәсрәтенә бер дә охшамаган, үзенә бертөрле, эчтән кимерә, төн йокысын, ашның тәмен качыра торган хәсрәт иде. Ни булса да булыр, әмма үзенең улы дезертирлыкка чыгар дип, карт һич кенә дә уйлап карамаган иде. Шуның өчен үстергәнмени, шуның өчен дип укытканмыни ул аны? Ничек болай булып чыкты соң әле бу? Кай төштән башлана соң бу афәтнең башы? Колхозда ярыйсы гына тормыш корган Шәяхмәт кай төштә ялгышты соң? Бу сораулар аның үзен дә, Зәйнәб җиңгине дә эштән чыгардылар. Әллә үземә охшаган дип иркәләбрәк үстердеме ул Нургалине? Улы турында шундый яман хәбәр чыкканнан бирле, бергә көн иткән агайлар аңа сәлам бирмичә, күрмәмешкә салынып узалар, карчык-коры йортка йомышка керми. Ул – председатель генә. Моңа нихәл чыдамак кирәк? Ә бит унсигезенче елда аны авыл халкы комбед председателе итеп сайлап куйган иде. Шуннан бирле гел җитәкчелек эшендә булды Шәяхмәт. Чүкеч кебек таза егет вакытында бай атларын карап уздырган көннәрен уны белән, йөзе белән кайтарды ул. Колхозның беренче елында ук аны ферма мөдире итеп куйдылар. Хезмәт көне мул булды: йорт-җирне рәтләде. Кышлык утынны Сабан туе җиткәнче турап әрдәнә-әрдәнә өеп куя иде. Бәйрәмдә кунак төшерми калмады. Авылның, ичмасам, бер генә кешесе белән дә сүзгә килмәде, аны халык олылады. Нургалине укытты. Әйдә,