Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 25

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

чайпала иде. Йа Алла! Күз күреме җирдә шулай баш киемнәре чайпала. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чыелдыйлар, уйныйлар.

      Хисмәт тешләрен кысты. Сүгенде. Флягасыннан бер йотым су эчте. Бүгенгә җитәрлек су бар. Ничек тә алга, үзебезнекеләргә таба шуышырга кирәк. Кояш чыккан як үзебезнеке.

      Ул көнне кич кояш бик кызарып батты. Диңгез буенча алтын күпер сузылды. Биек наратларның эре ылыслары алтын төсенә керделәр. Тукта, бу кайсы ай? Август ахырымы? Сентябрь башымы? Урман эче салкыная башлады. Тәнне дерелдәү басты. Бераздан эссе булып китте. Аннан төн җитте. Урманда ниндидер бер кош төне буе кычкырды. Ул гел Хисмәт өстендә генә кычкырды. Бу кошның тавышы бик таныш иде. Бу кош… Бу кош… Бу – козгын. Хисмәтләрнең авылында ул мәчет аена кунып кычкыра иде. Камали карт, шул козгын кычкырса, бөтен тынычлыгын югалта, «мәет өмет итә ул, каһәр» дип, мәчет ишегалдына кереп козгынны куркытып йөри иде. Тукта… Бу – Фин култыгы түгел, Атҗабар икән бит… Менә хикмәт. Менә мин сезгә сөйлим әле беренче бомбаның ничек төшкәнен…

      Хисмәттә гангрена башланган иде.

      Шул төнне ул аңын җуйды. Иртәгесен аны чолганышта калган ике сугышчы табып алдылар. Хисмәт аңына килеп күзен ачты. Саташам дип уйлады – күзен йомды. Тагын ачты. Ләкин саташмый икән. Аның авызына су тиереп торган сугышчыларның берсе Кара Чыршының Хәкимулла иде. Хисмәт ут кебек кызган куллары белән аның кулын кысты. Аннан зур пилотка кигән ябык кына рус егетенең кулын озак тотып ятты. Мондый вакытта сугышчылар берсен берсе ташламыйлар, – димәк, хәзер үлмәскә генә кирәк. Болай булгач булды.

      Көндез кыймылдарга ярамый иде. Чокырга урнаштылар да кичне көттеләр. Хәкимулла белән рус егете, ботаклар җыеп, носилка ясадылар. Бил каешларын өстерәү өчен көйләделәр, Хисмәтнең күңеле күтәрелде. Рус егетенең әйтүенә караганда, фронт линиясе ун чакрым чамасы ераклыкта иде. Бу сүз күңелләрне җылытты. Көн озын булды, өч сугышчы комлы чокырда, нарат башларына карап, үткән тормышны искә алдылар. Хисмәт төштән соң кызыша башлады. Күзен йомгалап ятты. Иртәнге дәрте сүрелгәндәй булды. Берничә тапкыр үлем турында сөйләшеп алды.

      – Минем, – диде ул, – Миңнисамның ике айлык кызы бар. Зөлфия исемле. Син исән-сау кайтсаң – безнекеләрне күр. Безнең авылга бар. Ташлытауга да бар. Минем ничек үлгәнемне сөйлә.

      – Ә син теге вакытлар өчен бер дә оялма. Минем олы кыз Миңниса үзе чая булды. Мин сиңа ачу тотмадым. Теге көнне генә әтиең белән сүзгә килеп алдык та… Минем кыз чая булды. Үземә охшаган.

      – Мин бай күңелле булдым. Үлсәм дә үкенмим – теләгәнчә яшәп калдым. Сабантуй саен батыр калдым. Әти юаш, фәкыйрь күңелле кеше иде, мәрхүм. Әни үткен хатын – мин шуңа охшаганмын. Мин усал булдым. Җыен чибәр кыз минеке булды. Бер кунак кыз янына кем барасына бәхәс чыккач, мин җиңдем. Үзебезнең авылның урамын чатнама суык көнне көпә-көндез кем яланаяк әйләнеп чыкса, шуңа була, дидек. Мин чыктым. Кунак кыз моны ишеткән дә хурланып елаган. Ә кичен мине күргәч, һушсыз була

Скачать книгу