Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 26

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

батар алдыннан, Хисмәт саташа башлады. Яман сүгенде.

      – Ну, бу Алла да нәрсә карый икән, ә? Миңа бит нибары кырык дүрт яшь. Әнә безнең авылның Габделхәер карт әле дә яши, революциягә кадәр үк карт кеше иде инде. Беркеме юк. Үлем көтеп яши. Ник мине үтерә бу Алла, ә? Миндә ни дәхеле бар аның, тиомать! Ну теге дөньяга баргач чукынып үлсәм үләм, Гитлерны эзләп табам. Сукыр тәре! Әле минем җырлап яшәр вакытым бит! Едвали ул исән калыр, миңа эләксә. Едвали… Едвали…

      …Сапёр көрәкләре белән юеш комны казып, Хисмәтне күмделәр. Кабер өстенә нәкъ тегермән ташы төсле түгәрәк бер валунны шудырып бастырдылар. Караңгы төшкән, көнчыгышка таба барырга вакыт иде.

      Ә теге кош нарат башында һаман кычкырып калды…

      Миңлегалинең Гарәбстанда йөргәне күренә…

      Кырык беренче елның көзе кар бик иртә яуды да бөтен ашлык чүмәләләрен күмеп калдырды. Шомлы көз иде ул. Каз-үрдәкләрнең яшь карда тәпиләре алсуланып, гомер беткәнне сизеп адашып-аңгыраеп йөри башлаган көннәрендә, кисәк кенә җылытты да куйды. Бер көн эчендә басу ала-тилә булып калды. Хәбирә карчыкның нәкъ шундый ала төстәге карт сыерын шул көнне кич әвеслек янында бүре буып китте. Иртәгесен, куе авыр томан таралгач, аны карарга халык җыелды. Карт иде инде. Җәйге кичләрдә мөгрәп кайта иде. Хәбирә карчыкның җил капкасы ачык булмаса, өйдәләрме дигән сыман, зур күзләрен тәгәрәтеп, селәгәйле танавын капкага төртеп ыңгырашып тора иде. Ә хәзер… Комсыз бүре аның арт санын талаган, бугазын сыткан, хәтта сырт сөяген урталай өзәргә маташкан. Никадәр газаплангандыр сыер…

      – Сугыш хикмәте инде бу, ярман җиреннән әллә ниткән яллы бүреләр килгән, безнең бу тирәдә туп шартламагач, аларга тыныч инде, фәлән инде, төгән инде… – дип, бу хәбәрне ул көннәрдә авыл буенча Хәбирә карчык таратып йөрде. Имеш, узган атнада таң белән базарга баручылар елга буенда әллә нинди зур бозау кадәр өч бүре күргәннәр, үзләре яллы, үзләре аксыл-соры, ди…

      Бу хәбәр җитә калды. Тагын әллә кемнәр андый бүреләрне урман аланында чүннек янында да, имәнлек кырында да күргәннәр. Язгы ябагасы коелып бетмәгән ач бүренең эшләгән бу җинаяте бик күп имеш-мимешләрне өстерәде, җепшек көндә әвәләгән кар шикелле, әйләндергән саен үсте дә үсте. Ул ел әллә нинди тынгысыз, шомлы булды. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды.

      Ул елгы кадәр зәһәр салкын кыш булганы юктыр. Иртә көн тудымы, карчык-коры хәл белешергә керешәләр.

      – Сугыштагы бәндәләрне кыру өчен инде бу суыклар, йа Хода! – дип авыр сулыйлар. Шуннан китә хәбәрләр… германнар, имеш, Мәскәүдә икән инде. Аларны яклап төрек патшасы сугышасы, ди. Алдагы рамазан гаетенә Казан каласында чәй эчмәсәм, иманым кяфер булсын дип әйткән, ди анысы. Мин, сугышсам, дин өчен сугышам, дип әйтә, ди. Сугыш башларга түбәтәем селкенеп кенә тора дип әйтә, ди. Хәбәр артыннан хәбәр – берсе икенчесеннән куркынычрак. Калада төнлә кисәк кенә трибүгә ясыйлар, әллә ниткән утлы көлтәләр һавада йөриләр, ди. Калада картларны да сугышка җибәрәләр, ди. Тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр

Скачать книгу