Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 27

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

атканчы Фәхерниса карчыкның уты шулай яна, ә салкын төн сорылана башлагач, ана зирәк йокыга тала, ләкин нәкъ шулвакыт, әкрен генә ишек ачылып, Миңлегали килеп керә дә йомшак тавыш белән:

      – Әни, әни, мин атларга башак бирергә соңга калганмын бит, – дип, әнисенең баш очына килеп юрганына кагыла, Фәхерниса карчык ниндидер бер йөрәк рәхәте белән җылынып сискәнеп уянып китә, күзен ача, аһ, ул Миңлегали түгел, юрган өстенә аның бердәнбер иптәше – әдрәс мәчесе сикереп менгән икән. Стена сәгате авыр герен идәнгә таба өстерәп тек-тек килә, тын өйдә аның тавышы «юк-юк» дигән кебек булып ишетелә. Фәхерниса карчык урыныннан тора, «юк шул, бәбкәм, юк» дип авыр сулый, кемдер йөрәккә салкын су коя, йөрәк туктагандай итә, баш шаулый… Ул акрын гына ат абзарларына таба атлый, эш вакытында ачы хәсрәт онытылып тора. Менә ул ат абзары янындагы инешкә аркылы салынган күпер өстенә кергәч туктый, күпер канатына сөялеп хәл ала, тагын уйга кала… Миңлегали сугышка чыгып киткәндә, ул баш өянәге килеп авырып ята иде. Улын төн йокламыйча әзерләде, иртәнге чәйдән соң, баш чатнавына чыдый алмыйча, ян сәкегә менеп ауды. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кайтып керде. Бичара бала! Аның үз гомерендә кызмача көе әнисенә күренгәне юк иде… Ана белән ул икәүләп елый- елый капчык тутырдылар, улы әнисен урынына яткырды да ике кулын биреп күреште һәм читкә карап кына:

      – Әни… күрешә алмасак ни… яме… бәхил булышыйк… – дип, нәрсәдер бутады, капчыгын җитез генә күтәреп, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә чыгып китте. Капка төбендә шөлдерле атлар ярсып тыпырдаша, аргы як егете Миңлегалинең кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын өзелердәй итеп тарта, бер эт җиргә чүгә-чүгә күккә карап елый иде. Тимер ходлы арба менә шул күпергә килеп кергәч, Миңлегали дилбегәне үз кулына алып атларны кисәк кенә туктатты да кепкасын салып арбага ыргытты һәм туры тау башына, әнисе янына йортка таба йөгерде. Килеп керүгә, әнисе яткан сәке янына тезләнде һәм, карт ананы күкрәгенә кысып, күз яшенә тыгыла-тыгыла җырлады:

      Без китәрбез, ахырылай,

      Чуен юллар аркылы шул,

      Чуен юллар аркылы.

      Өстемдәге ак күлмәгем

      Кәфен булыр, ахыры.

      Шулай җырлады да йөгереп үк чыгып китте, өйдә коточкыч шомлы тынлык урнашты, тик мәче генә ишек яңагына үрелә-үрелә тырмаша иде. Яңгыр булыр, ахрысы, яңгыр. И бала, бала… Арбада утырган иптәш егете алты айдан соң аның кулларын, аякларын җыеп күмәчәген ул чакта кем уйлаган… Юньле бала иде Миңлегали. Үләренә бер атна кала гына командирларыннан Фәхерниса карчыкның үз исеменә хат килгән иде.

      – Әби, – дигән иде командир, – бик батыр ул үстергәнсең, командование сиңа кат-кат рәхмәт укый, андый егетләр белән бу сугышта без, һичшиксез, юлбасарларны дөмектерәбез.

      Ул көнне Фәхерниса карчык мичкә мул якты, кәрзин сандык төбеннән күптән салып куйган меңенче чәйнең почмагын китеп алды да лепердәп кенә самавыр кайнагач, күрше-күләнне чәйгә

Скачать книгу