Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 29
– Өйдә калган аналарыбыз, сабый балаларыбыз хакына актык сулышыбызга кадәр көрәшербез…
Ә аннан таң атканда тревога булды. Тимерхан күзен ачканда, күк йөзе үкерә, көнчыгышны горизонт артындагы кояшның нурлары кып-кызыл төскә керткән, җир гүли иде. Бу – бөтен дөньяга мәшһүр Курск һөҗүме башланган минут иде…
Каяндыр салкын, җансыз тавыш ишетелде.
– Партбилетыгызны куегыз, иптәш Вәлетдинов…
Тимерхан кинәт кенә озын өстәлне этеп җибәрде. Өстәл кырындагылар сискәнеп киттеләр.
– Партбилетымнымы? Партбилетмы сезгә, иптәш Хәйруллин? – Ул үз тавышын үзе танымады. – Минем партбилетым кирәкмени сезгә, тыл герое? Менә сиңа, Хәйруллин, менә… кулыңны башта «Гөлҗиһан»3 сабыны белән ю!.. Менә сиңа, күрдеңме?
…Райком коймасына бәйләп куйган атына сикереп менгән Тимерхан Ташлытауны ничек чыгып киткәнен белмәде. Җылы яңгырдан соң ялт итеп кояш чыккан, урамда пычрак, җан-фәрманга чапкан ат тоягыннан чәчрәгән сыек балчык әллә кайларга оча иде.
Ул көнне идарәдә әвенне тәүлегенә ике тапкыр куярга дип карар кабул ителде. Шәяхмәт әвен киптерүче итеп билгеләнде. Элеккеге председатель өчен яңа тормыш башланып китте. Ул төнлә мич яга, әвен ташы өстеннән башакларны җыеп ала, мичкә ут җибәрә.
Әвен өеп бетергәч, кайвакытта аның янына янгын сараенда торучы абыйсы Шәйхи карт та килеп утыра.
– Пожар-фәләннән, берүк, үзе сакласын, чамалап эшлә, – дип, башта кырыс кына сөйләшә. Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. Мич каршына утырып, гадәт буенча сугыш хәлләре турында сүз куерта башлыйлар.
Шәйхи карт сугыш башланганнан бирле Германия турында гына сөйли.
– Ярманда түлке машина күп инде анда, – ди. – Батырлыкка безнең солдатка чыкмый инде чыгуын, әмма ләкин тегеләр машина күп булу белән алдыралар. Аларның бит тегендә-монда барганда карты-карчыгы да бисәпилкегә генә утырып чаба.
Мичтә ак чыршы утыны шартлап яна, ике туган берсен берсе бүлдермичә генә сугышка кадәрге тормышны, мул ризыкны, рәхәт көнне, тыныч төнне искә алалар. Шәйхи карт матур сөйли. Аның бик кызык бер гадәте бар: ул чиктән тыш арпа коймагын ярата, хәзер шуны сагына. Сүзгә керешсә, шуны телгә алмый калмый.
– Һәй Алла, эштән кайтышыңа һәйбәт такта чәй пешеп, табада арпа коймагы чыжлап утырсын иде, – ди. Әйтүен дә ул аны үзенчә, «арпы» коймагы дигән төслерәк итеп әйтә. – Менә бу тормыш нәрсә инде? Ашарга утырсаң, мин сиңайтим, алдыңда кычыткан ашы. Ә бүтән нәрсә юк. Иллә мәгәр күзе чыккыры Гитлерны әйтәм, җимерде тормышны, дәргяһтан сөрелгән. Сугыш беткәч, менә әйткән иде диярсең, иртәнге чәйне кайнар арпа коймагыннан башка эчмәм.
Ут янында утырып Шәйхи картның буыннары йомшый. Җитмешне узган картка каланча башына менеп сәгать сугуы көч җитмәслек эш булып тоела.
– Бар, улым, вакыт җиткән булса, берәрне бәреп төш әле, – дип, ул аны җае килгәндә янындагы малай-шалайга куша. Төннәрен ул зирәк була, әмма иртәнге якта аны
3
Егерменче елларда Казан химкомбинаты чыгарган исле сабын. Аның кәгазендә бик матур татар кызы рәсеме булып, «Гөлҗиһан» дип исеме дә бирелгән иде.