Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 30
Иртәгесен бөтен халык кырда вакытта рекрутлар атка төялеп бер тапкыр урам әйләнделәр. Аларның күбесе әле урамнан гармун белән үз гомерендә беренче тапкыр җырлап узгандыр. Шуңадыр, ахрысы, тавышлары бик сыек ишетелә иде. Ничектер аларның тавышы сентябрь башында кычкыра башлаган яшь әтәчләр тавышын хәтерләтте ул көнне.
Аларның ак кулъяулыклары арыш басуы эченнән шактый вакыт күренеп барды.
Әвен янында Шәяхмәт, кулын каш өстенә куеп:
– Хәерле юл, балакайлар, сугышны бетереп кайтыгыз, – дип, озак карап торды. Каланча башында Шәйхи карт, яшьләр киткән юлга карап, шактый моңаеп утырды. Ат дугасы күмелерлек арыш эченнән яшьләрнең соңгы җырлары ишетелде:
И алма бит, алма бит,
Алма битләр кала бит.
Алма битләр калмас иде –
Военкомат ала бит.
Авылда кемдер өздереп-өздереп тальян тартты, ераклашып барган тальян тавышы белән ул тавыш бергә кушылып тыныч замандагы Сабантуйны хәтерләтте. Ишегалларында, капка төпләрендә нәселсез авыл этләре күккә карап еладылар, шыңшыдылар. Көн бөркүләнде, иген басуы эчендә чумып утырган авыл тагын да ятимләнеп, моңаеп калды. Дөньяны авыр тынлык басты.
Мәйсүфә карчыкның башы шаулады…
Күрәчәгең булса, күркә сөярсең, дигәннәр.
Тимерхан бөтен күрәчәкне инде Сталинград белән Курск дугасында күреп бетердем дип уйлаган иде. Менә монда икән ул тормышның чыны… Фронтта, ичмасам, ашау кайгысы булмады – армия тук иде. Өс-баш Сталинград сугышы алдыннан бик шәбәйде. Фронт нормасы – йөзәр граммга кадәр бирәләр иде. Бөтен куркыныч шунда – үлем синең күзеңә текәлеп карап тора. Син аның сулышын сизәсең. Үлем куркынычы сиңа һәр минут кайнар сулышын өреп тора.
Ә монда… Монда үлем үзе читтәрәк. Ул каядыр басу артыннан салкын гына карап тора. Ул акрын килә. Әмма ышанычлы килә. Фронттагы үлемне бер минут эчендә читкә куып була, самолётлар эскадрильясы күтәрелеп, танклар алга барганда яки бик көчле артподготовка барганда үлем чигенеп тора. Монда исә ул кояшлы көнне дә, яңгырлы көнне дә теш ыржайтып басу читеннән авылга карап тора. Салкын сулышын өрә…
Госпитальдән Хәкимулла кайтып төште. Ике култык таягына арык гәүдәсен салган, бер аяксыз, күзе бәйләүле. Пуля колак яныннан кереп бер күзне, яңак сөяген, борынны, теш казнасын җимереп чыккан. Юлда очраса танырлык түгел. Яраланып яткан урынга якын гына бомба төшеп ярылган. Кеше җаны – эт җаны икән. Контузия алган – шулай да исән калган. Арык, сөякчел. Үгез җигеп элеваторга ашлык илтә барган малайлар аны Васфикамал капкасына кадәр утыртып алып кайттылар. Беренче көнне сүз күп булды. Хәкимулла кисәк кенә начарланып китте. Күрешергә кергән Тимерханны танымады. Дер-дер калтырап:
– Менә мин шушылай булдым инде, старшой? – дип, сыңар күзеннән яшь коя башлады.
Васфикамал белән Зәйнәб түти йөгерешеп өс-баш әзерләделәр, юк ризыкны бар итеп нәрсәдер пешерделәр, мунча яктылар. Кайнатасы Заһри