Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 33
– Син, фәләнеңне фәлән итим, немец шпионы, теге сугышта да немецка хезмәт иткәнсең, – дип, картны бик гарьләде. Төн буе йөдәткәч, картны кисәтеп кайтарып җибәрде, ләкин шул көннән соң Шәйхи карт кисәк кенә кәгәеп китте.
Җәйнең эссе көннәрендә авылга тагын бер афәт килде. Инде арыш башагы уып ашап тернәкләнеп килгән генә көннәр иде. Инде аяк йөзләрендәге, күз төпләрендәге шешмәкләр бетеп бара иде. Ләкин нәфес – шай- тан диләр бит. Арыш башын уып табада кыздырсаң, ашап туйгысыз бер ризык була. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Арыш урагына төшкәнче төрлечә кыланып карадылар. Көн саен бер яңа ризык табыла торды. Имеш, ак чәчәкле дару үләненең башын кыркып ашка салсаң, нәкъ тә ак оннан җәйгән токмач була икән. Бу хәбәр таралгач, бакча башларындагы ак чәчәкле үлән бер көн эчендә ялап алынды, ләкин ярты авылны эч китү авыруы аяктан екты. Ул ара да булмады, яңа хәбәр таралды: юкәлектә үсә торган сары эчле җир гөмбәсен ашка салсаң, нәкъ тә инде тавык ите тәме килә икән… Икенче көнне гөмбә ашы белән күпме халык аяктан егылды. Әмма иң ышанычлысы арыш башагы булды. Дөньяда нәрсә булса да булыр – арыш бөртеге кадәр туклыклы бүтән ризык булмас. Андагы көч, андагы егәр, андагы куәт… Аны уып ашагач, көненә егерме биш сутыйны кул белән урып чыгу – ике тиен бер акча. Әгәр инде өеңә алып кайтып табага берәр кашык сөт өсте тамызып куырып та җибәрсәң, башка ризыкларың бер якта торсын. Шәйхи картның Мәйсүфәсе нәкъ шуның белән харап булды. Исәбе – кичкә учак ягып таба өстенә каймак тамызып арыш куыру иде. Аннан соң, бәлки, кеше төсле, сусап, бер утырып чәй эчәр идең.
…Ыштан бөрмәсенә кыстырган иске күлмәгенең тирән кесәсен әйләндереп амбар янында бушаттырганда, Мәйсүфә карчык нәрсәләр күрәсен башына да китермәде. Йә, тотылды, тентеделәр, уган арыш өч йөз грамм килде. Алып калдылар. Тик менә картына нәрсә ашатырга бүген? Бу районнан килгән хатын да явыз булып чыкты. Шулай капшап кеше тентиләрме соң инде? Шуны күрмәмешкә салынса нәрсә була, бер-береңә шулай торырга ярыймы соң инде. Хәер, зрәгә генә пыркарур итеп куймаганнардыр шул…
Ә прокурор Улибаева эшне тирәнгә җибәрде. Тимерхан Мәйсүфә карчыкны порукага алырга көн чапты, төн чапты, файдасы тимәде. Судсыз мөмкин түгел, диделәр. Көндезге смена тәмамланып төнге сменага чыкканчы халыкны клубка җыйдылар. Судья да, секретарь да, утырышчылар да хатын-кызлар иде. Улибаева судта үзе катнашты.
– Мин, – диде ул, папиросын кабызып, – бу утырышта уполномоченный булып түгел, ә как прокурор катнашам.
Шуннан китте, шуннан китте. Озак сөйләде. Мәйсүфә карчык иң алгы рәттә кара хәсрәткә батып утырды: чолан баганасына ул җәймә белән эремчек асып киткән иде. Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә, карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең… Тизерәк бетерсен иде инде. Ләкин Улибаева аны яман сүзләр белән мәсхәрә итәргә тотынды. Моңарчы сөйләгәне ярый иде. Әйе, фронтка икмәк кирәк. Өч йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Пыркарур