Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 35

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Ә идарә бүлмәсе өчен әйтерсең тарих туктаган, сугыш башланмаган. Аның стенасында сугышка кадәрге үк картина, «Бүреләр – авыл хуҗалыгы дошманнары. Аларны бетерегез» дип язганнар да үлгән бүре өстерәп кайтучы бер аучы рәсемен ясаганнар. Ах, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр әгәр дә шул дүрт аяклы мәхлуклар гына булса! Әгәр дөньяның явызлыгы шул дүрт аяклы соры койрыкларда гына булса! Билләһи, барысын да җыеп, Тукай әкиятендәгечә, итле ботка гына ашатып асрар идең! Менә сугыш башланасы елны төшерелгән карта. Колхозның туфрак картасы. Тыныч вакытны хәтерләтеп әле дә эленеп тора. «Туфрак төрләре» дип язылган. Аннан процентлар белән күрсәтелгән.

      Типик көчле һәм уртача көчле кара туфрак.

      Көлсу уртача көчле һәм көчле кара туфрак.

      Көлсу һәм аз көчле кара туфрак.

      Кара-кучкыл, соры урман туфрагы.

      Соры урман туфрагы.

      Көрән-соры, урман-дала туфрагы.

      Кәзле-карбонатлы көрән-соры туфрак.

      Ачык соры урман туфрагы.

      Кәзле көлсу туфрак.

      Ах, бу фән кешеләрен! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! Кәзле-карбонатлы, имеш! Менә алай бүлгәләп өйрәнеп торырга вакыт юк хәзер! Чәчәргә кирәк, вәссәлам! Шулай да бу картадан тыныч заман исе килә. Әйе, бар иде шундый заманнар. Бар иде, туфрагын да, чишмә суының составын да өйрәнә башлаган тыныч еллар бар иде…

      Түр стенада гына кешене айнытырлык, бүгенге көнгә кайтарырлык бер кәгазь бар: бу – татар халкының фронтовик сугышчыларга язган хаты. Шул кәгазь ябыштырылмаган булса, сугыш икәнен беләсе дә түгелсең…

      Тиешле кешеләр җыелып беткән иде. Тимерхан уйларыннан айнып киткәндәй булды.

      Борһан дуңгыз башта шактый аяк чалып маташты.

      – Шту син, иптәш Вәлетдинов, кул белән чәчү упшым да тыелган эш бит…

      – Анысы синең эш түгел, – дип бүлдерде аны Тимерхан. – Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Киләсе ел уңышы турында сүз бара, аңлыйсыңмы, юкмы?

      Борһан бирешмәде.

      – Анысы, – диде ул, – хөкүмәтнең амбары киң. Безгә инде уңыш булса да – өч йөз грамм, булмаса да – өч йөз грамм. Менә мин үзем ранный кеше…

      Тимерхан аны туктатты.

      – Синең ничә балаң бар? Дүртәүме? Әнә шуларны киләсе елга хәер сорашырга чыгарырга ризамы син, юкмы? Шулар алдында нәрсә дип җавап бирербез, әгәр бер сеялкага ышанып ятсак? Син беләсеңме районнан телефонограмма килгәнен? Бер атнадан яңгырга китәчәк.

      Тимерхан тавышын үзгәртте:

      – Борһан абый, сүземне тыңла. Минем хәлне дә аңла. Мин хөкүмәт алдында, партия алдында да җаваплы кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар. Мин шушы колхоздагы бөтен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан килсә…

      Борһан

Скачать книгу