Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 9

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе, Ташлытаудан доктор язуын да көтүче юк бит, түләргә әзер торалар…

      Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче пошып, Ташлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде, Шәяхмәтләр ишегалдындагы ыбыр-чыбырны беткәнче тыңлап торды.

      Бераздан карчыгы белән чәй эчеп утырганда, аның чоланын Шәяхмәт какты. Шәйхи хәлфә катасын киеп чоланга чыкты, энесенең сәламен алды.

      – Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә, – диде Шәяхмәт, читкә карап кына. – Кереп карап чыксана…

      Шәйхи хәлфә хәйләкәр елмайды.

      – Берәр ярамаган ризык капмагандыр бит Ходай бәндәсе?

      – Юк, бер дә аны-моны ашамады. Эштән кайтты да сәкегә сузылып ятты. Шуннан – телсез-авызсыз. Син кереп чыга күр инде. Әллә нәрсә булуы бар, – дип, Шәяхмәт эшнең асылын яшерде.

      Шәйхи килеп кергәндә, чоланда зәһәрләнеп килен елый, Хәкимулла күзләрен йомып йортта чалкан ята иде. Аның маңгаена юешләп сөлге япканнар, әни карчык умач уганда онга буялган куллары белән Хәкимулланың аяк киемнәрен салдырып маташа. Васфикамал, күзләрен тутырып, зур өметләр белән Шәйхи хәлфәгә карады.

      Шәйхи шул вакытта бу йортта тынычлык мәсьәләсенең кинәт кенә үз кулына килеп кергәнлеген сизде.

      – Барыгыз да чыгып торыгыз, – диде ул вәкарь белән генә.

      Шәяхмәт белән карчыгы, алар артыннан теләр-теләмәс кенә Васфикамал да чоланга таба атладылар.

      Шәйхи хәлфә ишекне эчтән элде. Сәкегә килеп утырды.

      – Йә, ач күзеңне, энем Хәкимулла. Курыкма, бу мин, берүзем.

      Хәкимулла шикләнеп кенә күзен ачты. Башын күтәреп, йорт эчен күзәтте – берәү дә юклыгына ышангач:

      – Уф-ф-ф, – дип, авыр сулап куйды.

      – Йә, энем, нихәл, нәрсә булды?

      Хәкимулла иреннәрен ялап алды.

      – Үләм, дәү абый, үләм. Нишлим, киңәш бир! Кычыткан белән бер бит Васфикамал.

      – Соң, энем, ниме?.. Ниме дип инде, син аны яратасыңмы соң?

      Хәкимулла тагын бер уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады.

      – Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну, теле бит, теле…

      Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды.

      – Йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Бер ярты сәгатьтән айнырсың.

      Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан картлар… Килен күзләрен Шәйхигә текәде.

      – Йә, ничек, Шәйхи абый җаным, ни булган?

      Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды.

      – Менә нәрсә, җәмәгать, – диде ул. – Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, –дип, бер тарих та сөйләп алды. – Инде килеп дару мәсьәләсен әйтсәгез – моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өйдә бер җайсыз сүз чыктымы – бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш…

      Шул

Скачать книгу