.
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу - страница 31
– Тынычлан, дурак! Хәзер тышка атып бәрәм!
– Юк инде! Кешедән тартып ал да, хәзер атып бәрәмме?! Кагыласы булма! Кешенекенә тотынма!
Шәйморат шәлне алды да дөбер-шатыр аска төшеп китте.
Ике кулы белән башына ябышкан Таня караватта утырып калды.
– Моннан да ахмаграк адәмне күргәнем булмады! Инде ничә ай түшәккә якын да килми. Шуны үзе беләме, әллә бөтенләй иссезме? Ну кабахәт! Шәл, имеш!.. Кабахәт! Ай, кабахәт!
Шәйморат йөгереп төшкәндә, Фәйрүзә чәчен үреп тора иде. Егет якын килү белән, кинәт кенә туктады. Бер-берсенә карашып тордылар. Кызның ачык, ихлас йөзендә аптырау галәмәте хасил булды. Шәйморат ипләп кенә Фәйрүзәгә шәлен сузды. Аннан исенә килгәндәй, тиз генә ике куллап тотты да иңенә салды.
– Бу шәл сиңа килешә. Бүтән берәүгә дә бармый. – Борылып китә башлагач, янә тукталды. – Син… Син бит дөньяда берәү генә. Дөньяда берәү генә…
Ул тышка чыгып китте.
Шәйморат янында яткан көрәкне алды да кызу-кызу җир казырга кереште. Әдһәм утырган түмәреннән калкынмакчы иде, ләкин, тыны кысылып, кире утырды.
– Шәйморат агай, нишләвең бу?
– Соң менә бит багана авып ята! Кире утыртып, капкасын рәтләргә кирәк. Ни пычагыма буш чакта тик утырырга?
– Мин бит… Минем хәл белән, агай…
– Утыр, хәбәреңне сөйлә! Тик агаеңнан көлүеңне ташла!
– Ну, үзеңдә көч бар да соң, агай!
Ул арада өйдән Фәйрүзә килеп чыкты.
– Нәрсә эшлисез ул? – дип, ни өчендер, Әдһәмнән сорады.
– Ныгытырга кирәк, ди. Әнә төшкән киртәләрен кагып куймакчы.
Фәйрүзә, артына борылып карый-карый, кире өйгә кереп китте. Эшләп йөргән Шәйморатка һаман чолан тәрәзәсеннән күз салгалады. Киртәләрне кага башлаганын күргәч, эченә җылы керде. «Мәрхүм агайларым шикелле, уңган. Алар да әтиемә ияреп, эшкә ажгырып, кинәнеп ябыша торган иде… – Күзенә яшь җыелды. – Әй Ходаем, шушыңа тиклем старшина өенә кемнәр генә килеп китмәде, кемнәр генә аны җимерергә, ватарга тырышмады. Казыгын булса да, суырып-йолкып алып китә торганнар иде. Ярый әле, туган-тумача, изгелекле күршеләр ярдәмләшеп торды. Ә мондый ярдәм – беренче мәртәбә!» Фәйрүзә елмайды. «Ул агаемнарга охшаган…»
Ләкин нишләптер күз алдына утлы карашлы Касыйм килде дә басты. «Ул Касыймны хәтерләтә ләбаса…» Фәйрүзә сискәнде. Тагы чолан тәрәзәсенә якын килде. Юк, алар икесе ике төрле, төс-башлары да охшамаган. Шулай да ни өчен Касыймны искә төшергәндә, кинәт Шәйморат күз алдына килеп баса. Ә Шәйморат дигәндә, Касыйм турындагы хатирә йөрәкне сызып үтә? Фәйрүзә тамагына төелгән төерне йотты. Ә бит ике ир-егет арасында охшашлык бар. Шәйморат та Касыйм шикелле кызу. Үзләренә булган ышаныч, алдашмау… Болар – көчле шәхескә хас сыйфатлар, шул ук вакытта нәкъ шушы сыйфатлары андыйларны һәлакәткә ашыктыра. Аларны тыныч тормыш очраштырган булса, мөгаен, бер-берсенә ышанычлы дус, терәк булырлар иде. Ә бүгенге заманда… Фәйрүзә авыр итеп көрсенде.