Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 5

Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин

Скачать книгу

бара торгач, ашау кайгысы онытылды. Апас урманында туктап ял иттек. Ат сөзгәк юл буйлап аска юыртканда, Хәмидулла агай еракта биниһая озын тасманы хәтерләтеп ялтырап яткан манзарага төртеп күрсәтте:

      – Зөя елгасы шушы була инде, оланнар.

      Исебез китеп агай күрсәткән якка карыйбыз. Без якынайган саен, тасманың үлчәмнәре дә арта, кояш нурларына коенган су өсте көмеш төсенә кереп елкылдый.

      Тауны узгач, болынлык башланып китте. Болынлык елга буйлап сузылган, елга ярлары күп урында куе таллар белән капланган. Төн ягына борылып, ярты чакрымнар баргач, елга аша салынган күпердән чыгышлы. Күпернең аргы ягында Дәвеш авылы башлана. Дәвеш артык зур булмаган гаҗәеп матур нарат урманы янәшәсендә генә. Төз урамның ике ягы буйлап гади генә, чын авылча итеп салынган өйләр тезелеп киткән. Хәмидулла агай, урам башына чыгып җитәрәк, дилбегәсен капылт уңга тартты.

      – Тпру-уу, малкай, – дип, атын озынчалап салынган йорт янына китереп туктатты. – Балалар, сезнең лагерь столовае шушы була инде. Килеп җиттек, төшегез, – диде, үзе җәһәт кенә арбасыннан җиргә сикереп.

      Атының аркалыгын бушатып, алдына печән салгач, ашханәгә кереп китте. Анда озак тоткарланмады, чыгып:

      – Барыгыз, карыныгыз ачкандыр, анда сезне көтәләр, – дип, безгә эндәште.

      Чыннан да, ерак юлдан килеп ачыккан идек, кабат әйткәнне көтмәдек, йорт эченә үттек. Хәмидулла агай безнең арттан:

      – Менә хәзер рәхәтләнеп ашасагыз да була инде колхоз пешерткән ипине, – дип кеткелдәп калды.

      Ашханәдә башка авыллардан килгән пионерлар да бар иде. Юл тузанына баткан бит-кулларны кулъюгычта әйбәтләп юганнан соң, күңелле гөрелдәшеп, мул табын артына утырыштык, маңгайдан бөрчек-бөрчек тирләр чыкканчы, Хәмидулла агай әйткәнчә, рәхәтләнеп сыйландык…

      Менә хәзер, немец әсирлегендә ятканда, үтереп ашыйсы килүдәндерме, минем хәтеремә башка нәрсә түгел, ә балачакта лагерь ашханәсендәге борчаклы аш белән күпереп пешкән арыш ипиен ашаган чак искә төште. Бу турыда онытырга тырышып, күзләремне йомдым. Авызда барыбер арыш ипие тәме. Шул килеш онытылганмын…

      Төн тыныч үтте. Тышта томан булганлыктан, безнең һава дивизияләре фашистлар ягына үлем йөге ташымады. Көн яктырып, кояш күтәрелгәч, диңгез өсте дә ачылды. Ара якын, су өстендәге бар хәрәкәт аермачык. Төрле зурлыктагы пароходлар, хәрби катерлар ары-бире йөреп тора, сирәк кенә су асты көймәләре күренә.

      Һава тревогасы башланды. Һавада диңгез ягыннан совет штурмовиклары пәйда булды. Алар су өстендәге корбаннарына ташландылар. Пароходлар, катерлар, тилгәннән качып котылырга тырышкан чебешләр кебек, тәртипсез рәвештә бухтадан ачык диңгезгә омтылды. Очкычлардан ташланган бомбалар әле анда, әле монда су баганалары күтәрә, очучылар пушкаларын да эшкә җигәләр – бомба сызгыруы белән пушкадан аткан тавыш аерыла. Менә бер пароход, бомба эләгүдән күз алдында кисәкләргә аерылып, башта һавага күтәрелде дә, агач-тимер-төтен-су массасына әверелеп, төпкә китте. Икенче йөзгеч белән дә шул хәл кабатланды.

Скачать книгу