Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке). Лена Шакирзянова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке) - Лена Шакирзянова страница 21

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке) - Лена Шакирзянова

Скачать книгу

хәлемне сезнең хәлгә охшатканмын

      Икән, һич тә хурлыгы юк: кыюлык ул.

      Тик җаныма кагылмагыз, тыюлык ул!

      «Буйсынам мин буйсынырлык законнарга…»

      Буйсынам мин буйсынырлык законнарга.

      Әмма менә катып калган кануннарга,

      Коеп куйган җыен юк-бар гадәтләргә

      Ничек итеп баш ияргә,

      Бил бөгәргә?

      Шул түгелме күңелләрне буып алган,

      Чын хисләргә богау салган

      Һәм, әгәр дә

      Табынып ятсаң барчасына —

      Йотып алган…

      Шул түгелме җанга киртә,

      Чылбыр – тәнгә,

      Иреклене ирегеннән мәхрүм иткән,

      Якты нурын томалаган кара пәрдә?..

      Мин җыенмыйм ата-бабалардан калган

      Изге йола-гадәтләрне гаепләргә.

      Җаным сыймый әмма

      Кысан кысаларга,

      Җенем сөйми,

      Буйсынасым юк аларга!..

      «Балалар дөньясы» кибетендә

      Балаларның төсле дөньясы бу —

      Уенчыклар монда сатыла.

      Туплары да бии туп-туп басып,

      Мылтыгы да уйнап атыла.

      Көлеп кенә тора курчаклары,

      Атлары да – Сабан туеннан.

      Шундый тыныч дөнья, шундый рәхәт,

      Кем туйсын, ди, мондый уеннан.

      Нәниләрнең чып-чын дәүләте бу,

      Тик патша юк монда, хаким дә…

      Һәммәсенә тигән үз өлеше,

      Кояш тигез төшкән һәркемгә.

      Чыгып киттем аннан буш кул белән,

      Нидер калды ләкин аласы.

      Уйлап куйдым эчтән моңсу гына:

      Без дә бит – шул дөнья баласы!..

      Безнең әле бер җир авыртмый

      Безнең әле бер җир авыртмый…

      Кәеф кенә менә кайчакта

      Сүрәнәеп китә, көч бетә.

      Эчең-тышың туңа, өшетә.

      Үзеңне дә хәтта сөймисең:

      Биттән – чырай, кулдан эш китә.

      Кызыктырмый уен-көлкеләр,

      Сихәте бар тәнгә, дисәк тә.

      Һәммәсеннән бизеп кисәктән,

      Егыласың кайчак түшәккә…

      Безнең әле бер җир авыртмый…

      Йөрәк кенә менә кайчакта

      Туктыйм-туктыйм, диеп куркыта.

      Сөенсәң дә аңа ярамый,

      Көенсәң дә аны яралый.

      Дөнья исә моңа карамый,

      Алып, дулкыннарга ыргыта:

      Буйсындырам барыбер, дип көлә,

      Буйсынмаганны да бик белә…

      Йөрәк, йөрәк, ә син тип кенә!

      Безнең әле бер җир авыртмый…

      Күңел генә менә кайчакта

      Әрнеп-әрнеп сыкрый, сызлана.

      Өермәләр җанда кузгала.

      Мин үзем бер ялгыз кыз бала,

      Балаларын Җирнең кызганам.

      Бәлаләрен уйлап борчылам,

      Бәхет эзләп, көн дә юл чыгам:

      Якынайтам, имеш, арасын.

      Сызлап тора дөнья ярасы…

      Безнең әле бер җир авыртмый…

      Шагыйрь догасы

      Кара таплардан арынып,

      агарып булса икән.

      Иске күлмәктән калып та,

      яңарып булса икән…

      Чирәмгә басып йөргәнгә

      куана белсәң икән.

      Билгесез

Скачать книгу