Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке). Лена Шакирзянова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке) - Лена Шакирзянова страница 25

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке) - Лена Шакирзянова

Скачать книгу

җилбәгәй җил

      Бөтерелеп бер биер.

      Җилфер-җилфер җил яулыгын

      Җәй бөркәнер аннары.

      Яз хәбәрен салып китте

      Сыерчык бураннары…

      Көзге җәй

      Их, көзләрнең кышка түгел,

      Җәйгә ялганган чагы…

      Күлмәклек ефәкләр алдым,

      Сабантуй көтеп тагын…

      Нинди ут озакка түгел,

      Ә яна ялкынлырак.

      Нинди моң колакка түгел,

      Ә җанга якынрак…

      Тыңлап кал инде бер генә,

      Тыңлап кал, тагын кил дә! —

      Әллә яфрак, әллә йөрәк

      Талпына сары җилдә…

      Бу – көзләрнең кышка түгел,

      Җәйгә ялганган чагы…

      Күңелнең, шуңа ышанып,

      Юри алданган чагы…

      «Атлар менеп очкан юк югын да…»

      Атлар менеп очкан юк югын да,

      Кызыктыра кереп төшләргә.

      Төшеңә дә керми торган яшерен

      Өметләрең булса, нишләргә?..

      Хыял чиксез, бизәк чигә җепсез —

      Бар, әйтеп бак аны кешегә…

      Җуелыр күк бөтен ләззәтләре,

      Әрсезләнеп кереп төшеңә…

      Ак бакчада

      Ак бакчага киләм көн дә,

      Ак шәл ябып башыма.

      Ак каеннар белән бергә

      Чыгарсың күк каршыма…

      Ак бакчага карлар ява,

      Юллар көрткә күмелә.

      Бәлки, беренче эзләрне

      Салырсың син – кем белә…

      Әллә нигә бик ямансу

      Бу бакчаның юллары.

      Йөри ятим мәхәббәтем,

      Сагышларга уралып…

      Кышлар үткәч, бу бакчага

      Әле син дә килерсең.

      Каеннарга сарылып калган

      Ак сагышны күрерсең…

      Соңга калган сөенче

      Таң алдыннан ләйсән явып үтте…

      Сиңа килдем,

      Сөенчесен алыйм диеп иртүк.

      Күзләреңдә җемелдәште биеп

      энҗе-энҗе бөртек…

      Урманнарда умырзая шыткан…

      Сиңа кердем,

      Сөенчесен алыйм диеп кичтән.

      Тәрәз төбең тулы купшы гөлләр

      күреп

      тындым эчтән…

      Су буена мамык бәбкә чыккан…

      Чаптым сиңа,

      Сөенчесен алыйм диеп үзем.

      Киштәгездә яткан ап-ак каурыйларга

      төште күзем…

      Соңга калган икән сөенчем.

      Үзәкләргә үтсә ялгызлык…

      Үзәгенә үтсә ялгызлык

      Шәһәр үзәгендә берәүнең, —

      Мәгънәсе юк, бәйрәм хакы, дип,

      Хат аркылы бәхет теләүнең…

      Дус түгел ул, хәлен белим, дип,

      Сугылмаса үткән-сүткәндә.

      Теле белән җанны эретеп

      Терелтмәсә үлеп көткәндә.

      Кыйммәте юк мактап дуслыкны,

      Авыз тутырып нотык сөйләүнең, —

      Үзәгенә үтсә ялгызлык

      Шәһәр үзәгендә берәүнең…

      Төнге шигырь

      Бүген төнлә шигырь язып чыктым,

      Ә урамда буран уйнады.

      Мин үземчә зур эш кырмак булдым,

      Кыш бабай да шулай уйлады.

      Мин

Скачать книгу