Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 32
Таип мөгаллим характеры белән юаш, ләкин кеше арасында үз дәрәҗәсен саклый белә торган кеше булган. Ул татар шәкертләренең гарәп теленә нигезләнгән дин гыйлемен үзләштерә алмыйча җәфа чигүен аңлаган һәм дин сабагын белгертү өчен тырышмаган да. Шул ук вакытта ул, имтихан вакытында инспекторлар алдында кыен хәлгә калмас өчен, шәкертләрдән бары, сораган бернәрсәгә туктамыйча, лыбыр-лыбыр җавап бирүләрен үтенә торган булган. Шәкертләр, инспекторның гарәпчә аңламаганын сизеп, «Тәбарәк» урынына «Йәсин» укып та котылганнар. Таип мөгаллим исә, мыек астыннан гына көлеп, «һай, рәхмәт, менә булдырасың» дип дәртләндереп утырган. Шулай итеп, Таип Яхин практик тормыш өчен кирәге булмаган фәнне укытуда үзенә күрә бер җиңел юл тапкан һәм шәкертләрне файдасыз газаптан коткарып килгән. Аның каравы Таип мөгаллимнең бөтен көче, энергиясе рус алдынгы педагогикасы нигезендә татарча уку китаплары төзүгә киткән.
Таип Яхинның педагогика өлкәсендәге эшчәнлегенә төп нигез булып бер караш ята: ул – татар балаларында дөньяви әдәбиятка кызыксыну уяту. 1898 елда басылган «Тәгълим әл-әдәп әлвөлад» дигән китабында ул рус телен өйрәнүнең кирәклеген күтәреп чыкты. «Балаларны укырга-язарга тиз өйрәткән өчен, Алла җәзаламас, – ди автор монда. – Мәгыйшәтебезнең күбрәк урыс илә улганлыгы өчен урысча белергә кирәк».
Бу китабында Таип Яхин, дини фанатизм белән саташып, рус телен өйрәнүгә каршы торган кешеләрне тәнкыйть итә. Ислам фанатиклары ул елларда татар балаларына русча өйрәтүгә каршы һөҗүм башлыйлар. Алар хәтта актив рәвештә репрессияләр дә кулланырга уйлыйлар, шул исәптән К. Насыйрины эзәрлекли башлыйлар. Алар халык арасында, рус телен өйрәнү белән, мөселманнарны христиан диненә күчерәчәкләр дигән уйдырма фикер тараталар. Бу фикер исә 1898 елгы перепись вакытында шактый зур трагедияләр китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсе була. Таип Яхин үзенең китабында бу карашны тар-мар итә. «Ниндәен телне белсә, шул диндә була, имеш, дигән