Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 33

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

җибәрә торган хикәяләр». – Казан, 1900). Күләм ягыннан бу китап – Т. Яхин хезмәтләре арасында иң зурысы. Монда Көнчыгыштан кергән әкиятләр, татар тормышыннан хикәяләр, мәзәкләр тупланган. Шүрәле турындагы татар халык әкияте дә бар. Бу китап авторның рус әдәбияты белән бик яхшы таныш булганлыгын күрсәтеп тора. Китапка кергән әкиятләр арасында күпчелеге рус фольклористы А. Н. Афанасьевның 1855–1858 елларда басылган «Народные русские сказки» исемендәге китапларыннан алынган. Шунда ук А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият» ен дә проза белән тәрҗемә итеп биргән. Таип Яхин, шулай итеп, бөек шагыйрьнең мирасын татар теленә беренче тәрҗемә итүчеләрдән саналырга хаклы.

      Рус әдәбиятын татар халкына тагы да киңрәк планда җиткерү өчен һәм, алда әйткәнебезчә, укучыларда китап белән кызыксынуны арттыру өчен, Т. Яхин 1902 елда Казанда тагын бер китап бастырып чыгара («Сабый вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугъларны тәрбия өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр»). Монда Т. Яхин тәрҗемәче буларак тагы да зур, әһәмиятле адым ясый: ул бөек мәсәлче И. А. Крылов иҗатын татарчага проза белән тәрҗемә итә. Аның тәрҗемәләре (аларның саны йөзгә якын) гарәп, фарсы телләре йогынтысыннан шактый чистарган булып, шул замандагы гади халык теленә мөмкин кадәр якынлаштырып эшләнгәннәр. Ул Крылов мәсәлләренең иң гади һәм иң кызыклыларын сайлап алган. Шуңа күрә Т. Яхинны без татар әдәбиятында Крылов иҗатын беренче тәрҗемә итүче дип тә саный алабыз.

      Ләкин татар мәгърифәтчесе буларак Таип Яхин эшчәнлегенең тагын бер әһәмиятле ягы бар әле. Ул, – Каюм Насыйридан кала, татар халык иҗатын туплаучы беренче фольклорчы. XIX гасырның соңгы чирегендә татар мәгърифәтчеләре халык иҗатының үзенчәлекле бер жанры – мәзәкләр белән кызыксына башлыйлар. Ул чакта бу термин кулланылмый әле (К. Насыйри да, Шиһабетдин ибне Габделгазиз Рәхмәтуллин да әле аларны «хикәят», сирәк кенә «латиф», «латифә» исеме белән йөртәләр). «Хикәят» исеме белән йөртелгән татар халык мәзәкләрен җыю өлкәсендә дә Т. Яхинның роле зур булды. Мәсәлән, «Сабый вә сабияләр өчен» дигән китабына ул күп кенә татар халык мәзәкләре урнаштырган. Моннан тыш, бу китапта 900 ләп халык мәкале, хәтсез табышмак бирелгән.

      Фән һәм иҗтимагый фикер өлкәсендә Таип Яхин ялгышлыклардан да азат булмады. Фольклор җыю эшендә аның кайбер чикләнгән карашлары сизелде. Мәсәлән, татар халык мәкальләрен җыйнаганда, ул талымсыз рәвештә халык телендә йөргән теләсә нинди характердагы мәкальләрне дә китабына кертергә уйлый. Казан университетының фәнни китапханәсендә сакланган кулъязмасына караганда, аның җыйган мәкальләреннән 24 мәкаль, порнографик-вульгар характерда булганлыгы өчен, цензура тарафыннан сызылган. Халык иҗатын туплауга мондый талымсыз караш ул чорда бер Яхинда гына түгел иде.

      Таип Яхин үз шәкертләре арасында 1905 ел революциясе кабызган революцион хәрәкәтләргә дә аерым очракларда тискәре мөнәсәбәт күрсәтте.

      Ләкин авыл мәдрәсәсе шәкерте һәм аннан соң

Скачать книгу