Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 35
Инде әдипнең иҗат эшчәнлегенә килик. Г. Рәхим бер үк вакытта хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр язган, фольклор буенча тикшеренүләр алып барган. Матбугатта беренче мәртәбә ул 1909 елда күренә. Шунысы гаҗәп: булачак әдип (аңа бу вакытта нибары 17 яшь!) матбугатта беренче тапкыр шигырь белән дә, хикәя белән дә түгел, ә «Җир йөзе» дигән «җәгърәфия дәреслеге» белән чыга. Бу китап 84 рәсем һәм бер харитә (карта) белән чыгарыла. Ул рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнгән. Схоластик әсәрләр белән башы әйләнгән татар шәкертләренә андый дөньяви китапларның тәкъдим ителүе җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. «Тиҗарәт мәктәбенең өченче сыйныф талибәсеннән 16–17 яшьлек яшь бер шәкерт» нең бу китабына бәя бирүче кешеләрнең беренчесе күренекле язучы Г. Камал була. Бу китапның «лисаны гаять җиңел һәм гүзәлдер» дип яза ул. Г. Камал шул ук вакытта яшь мөхәррирнең каләмендә өмет барлыгын сизенә. Ул аны «киләчәктә әдәбиятымызга хили зур хезмәтләре күрсәтүе мәэмүл булган кәнҗ мөхәрриремез» дип атый. «Китапның язылуына, гыйбарәләренең гүзәллегенә, ифадәсенең сәдалегенә караган кешенең, – ди Г. Камал, – Мөхәммәтгали әфәнденең кабилиятенә тәхсин идачәгенә һәм киләчәктә Мөхәммәтгали әфәндедән әдәбиятымызга зур хезмәтләрене өмид идачәгендә шөбһә кыйлмыйбыз»[59].
Ләкин Г. Рәхим матур әдәбиятка көннән-көн ныграк тартыла бара. Аның матур әдәбият өлкәсендә беренче каләм сынавы өй шартларында бара. Гаилә эчендәге балалар өчен кечкенә-кечкенә әкият китапларын ул үзе әзерли – эчтәлеген яза, кулдан язган битләрдән китапчык итеп тегә һәм балаларга укый. Шуның өстенә ул акварель белән дә шөгыльләнә, аерым әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясый. Бераздан үзенең сеңелләре һәм дус-ишләренең балалары өчен йорт спектакльләре оештыра башлый. Бу спектакльләрдә Г. Рәхимнең үзе язган пьесалары да куела, кайбер вакыт балалар өчен Көнбатыш классикасын да тәрҗемә итә. Аның сеңлесе Рауза Габдрәхимованың сөйләвенә караганда, шундый спектакльләрдән Гётеның «Урман патшасы» дигән әсәре сәхнәгә куела. Бу әсәрне Г. Рәхим тәрҗемә иткән (тәрҗемәнең Г. Рәхимнең үз кулы белән язылган ике варианты табылды). Истәлекләргә караганда, монда урман патшасы булып Г. Рәхим үзе киенгән, һәм спектакль яшүсмерләргә искиткеч көчле тәэсир иткән.
Шулай итеп, унынчы еллар башында Г. Рәхим иҗат эшенә чума. 1913 елдан башлап, ул даими рәвештә «Ак юл» журналына языша. Бу журналда аның халык иҗатына нигезләнгән әкият-хикәяләре басылып чыга. «Ак юл» да яшь язучының «Дускайлар», «Бәхет эзләү», «Үги кыз», «Битлек», «Чирле чебеш», «Карга оясы», «Җәйге кояш астында», «Габдерәшит бабай» һ. б. хикәяләре дөнья күрә. Күпчелек хикәяләрендә Г. Рәхим авыл табигатенең матурлыгын җырлый, тереклек дөньясының гармониясен бирә. Яшь язучының бу чордагы хикәяләре өчен бернәрсә хас: ул табигать белән кеше арасында гармония табарга тырыша. Бу омтылыш анда шулкадәр көчле ки, автор, образлар тудырганда, рационализм методы белән эш итә. Үсеп килә торган капиталистик укладның крестьян
58
Бу кисәк китапка шактый кыскартылып кергән. Кулъязмадагы варианты (Г. Х.): «Китапханәнең көнчыгыш секторындагы кулъязмаларны пагинацияләү эшен Г. Рәхим башлап җибәргән дисәк тә ялгышмабыз. Ләкин, китапларны һәм кулъязмаларны беренче кат эшкәртү тәмамлану белән, аның штатын кыскарталар. 1936 елның 13 гыйнварыннан Г. Рәхим шул ук хезмәтне көнлекләп ялланып башкара. Бу чорда ул китапханәдәге гарәп, фарсы телендәге күп кенә хезмәтләрне, шул исәптән математика, астрономия кебек фәннәрнең читен кулъязмаларын эшкәртә. 1936 елның 9 ноябреннән ул Казан дәүләт банкына эшкә урнаша һәм 1938 елда кулга алынганчы шунда эшли. Шәхес культының кырыс законнары нигезендә ул гаепсезгә 1943 елга кадәр төрмәдә ята һәм, сәламәтлеге какшагач, Казанда яшәмәү шарты белән азат ителә. Авыру, хокуксыз, икмәк карточкасыз һәм квартирасыз хәлдә йөреп, ул 1943 елның 3 мартында ялгызлыкта үлә. Дистәләрчә еллар буе совет фәненә хезмәт иткән галимне кул чанасына төреп салып, зиратка илтеп күмәләр».
59
Йолдыз. –1909. – № 377.
Тиҗарәт – сәүдә.
Хили – байтак.
Мәэмүл – ихтимал.
Кәнҗ – яшь.
Ифадә – аңлатып бирү.
Кабилиять – сәләтлелек.
Тәхсин – яхшы күрү.